Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннары Владимир Путиннан котлау телеграммалары алганнар

Урыссу бистәсеннән Габидә Габдрахманова, Рабига Ибраһимова, Әбсәләм авылыннан Мәдинә Фәрукшина октябрь аенда гомерләренең туксан бишенче көзен каршы алдылар.

Хәтта Россия Президенты да безнең якташларыбызга 95 яшь тулуыннан хәбәрдар булып чыкты. Владимир Путин юллаган котлау телеграммасын район җитәкчелеге күчтәнәче белән бергә юбилярларга социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, әйдәүче белгеч Валентина Фадеева, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырдылар, аларга 100 еллык юбилейларына барып җитәрлек кенә түгел, әлеге чикне күп елларга узып китәрлек тә сәламәтлек теләделәр. Чөнки бүген алар өчен саулыктан да кадерле нәрсә юк.

Егылып, сәламәтлеген какшату сәбәпле, ятакка калган Габидә әбине килене Клара, үзе дә олыгаеп баруга карамастан, алты ел сабый баладай тәрбияли. Биш ел гына ир хатыны булып яшәргә өлгергән, ике баласы белән 34 яшендә тол калган Габидә Габдрахман кызы, мөгаен, ачы күз яшьләренә күмелеп уздырган ул көннәрендә Ходай Тәгалә аңа шундый озын гомер бүләк итәр дә күпләрнең игътибар үзәгендә булырмын, дип уйламагандыр. Габидә әбинең балачак һәм яшьлек еллары Бәйрәкәтамак авылында уза, үзенең чордашлары кебек үк бик яшьли дөнья йөгенә җигелә, Бөек Ватан сугышы елларында җиңү көнен якынайту өчен бар көчен куя. Нефть тармагында бораулаучы булып эшләгән ире белән бер торак пункттан икенчесенә күченеп өйрергә мәҗбүр булган яшь хатын, туендыручысын бәхетсез очрак аркасында мәңгелеккә югалту сәбәпле, туган якларына кайтып урнаша. Берара ул күрше Московка бистәсенә йөреп эшли, лаеклы ялга тыл хезмәтчәне Урыссуның элеккеге Бемит заводыннан чыга. Инде бар да көйләнде дигәндә генә, Габидә әби бала кайгысы кичерә. Әмма безнең чал чәчле героебыз күңел төшенкелегенә бирелми, зарланмый, булганына шөкер кылып яши, кешеләр белән аралашырга бик ярата, телевизор аша дөнья хәлләрен дә белешеп тора. Ак яулыклы әбигә карап, билләхи, йөзенче дистә белән бара димәссең. Йөзендә бер генә артык җыерчык та булмаган Габидә әбинең хәтере дә начар түгел, үз гомерендә җитәрлек сынаулар узган олы кешенең холкы да тупасланмаган. Килененә мең рәхмәтләр укып, бүген ул картлыгының түренә атлый.

Рабига әби Ибраһимованың да, колаклары катыланып китсә дә, хәтере, якыннары әйтмешли, компьютер кебек эшли. Бүген Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны балалары тәрбиясендә яши. Тумышы белән Бәйрәкә авылыннан булган Рабига әби гомере буе шул җирлектәге колхозда бил бөгә, шуннан лаеклы ялга чыккан хезмәт ветеранын элеккеге хезмәттәшләре дә онытмаган, юбилее белән котлап, бүләк җибәргәннәр. Картлыкның түренә аяк баскач кына бераз басыла төшкән юбиляр, заманында ут борчасы кебек булган. Приморье краенда, аннан соң Сахалинда хәрби хезмәтләрен дәвам иткән уллары янына барып кайтуны да Рабига Сәхипгәрәй кызы авыр эшкә санамаган. Бөек Ватан сугышыннан йөрәгенә кыйпылчык алып кайту сәбәпле, әтиләре бик иртә үлеп, ятим калган нарасыйларын ана шул рәвешле күздән яздырмый, җил-яңгырдан саклап яши. Шуңа күрә бүген аның үзен балалары, онык һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтнең түрендә яшәтә.

Әбсәләмдә туып-үскән Мәдинә Фәрукшина Димтамак авылының Моталыйп атлы ир-егете белән чәчен-чәчкә бәйли. Гаилә башлыгы алдынгы механизатор-комбайнчы була. "Коммунар" беренче совет тагылмалы ашлык уручы комбайнында эшләүче иренең ярдәмчесе булып эшләгән Мәдинә, Моталыйбы белән беррәттән техниканы да ремонтлады, башка төрле авыр хезмәттән дә чирканып тормады, дип сөйләде авылдашын юбилее белән котларга дип килгән Димтамак авылы ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин. Авылдашлары арасында матур Мәдинә дип йөртелгән бу хатын-кыз заманында сәхнәдә дә баскан урыныннан ут чыгара торган булган. Җыр-биюгә маһир юбиляр бүген дә әле яшь чактагы җырларын исенә төшереп, бик еш моңланып утыра, ди аны 17 ел тәрбияләүче туганы. Бик озак еллар Димтамак авылында гомер кичергән Мәдинә әбинең картайган көнендә зур хыялы тормышка ашкан: ул яшьлеге узган Әбсәләменә кире әйләнеп кайткан, тормышының 95нче көзен туган авылында каршы алуы белән дә ул бик бәхетле иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев