Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ветераннарын Россия Президенты котлады

Күптән түгел социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев 90 яшьләре тулу уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырды, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен җиткерде.

Кәшиф Миргали улы район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярларны кайнар котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Чал чәчле ветераннарның күзләрендә Ватанның аларны онытмавыннан, якты киләчәк өчен фидакарь хезмәтләрен истә тотуларыннан рәхмәт хисләре чагылды. Урыссулы Раиса Нилова 45 ел дәвамында укытучы булып хезмәт куя, үз иле белән бергә авырлыклар һәм югалтулар кичерә. Раиса Александровна үз укучыларын патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләгән. Моны ул икмәк һәм социаль иминлек кебек үк зарурлык дип санаган. Иске Каразирек авылында яшәүче Минмөхәммәт Рәхмәтуллин илне коллективлаштыру чорын үз иңнәрендә кичергән, яшьтән молотилкада эшләгән, кул бармакларын югалткан. Бернигә дә карамастан, күп тырышлык куйган, күп нәрсәгә ирешкән. Беренче чиратта - актив картлыкка. Һич арттыруларсыз, Минмөхәммәт ага үзенең биологик яшеннән егерме яшьләр тирәсе яшь күренә. Ул балыкка йөри, үз авылын һәм аның кешеләрен, тормышны ярата. "Илебез тарихы һәрвакытта да менә шундый сугышчан һәм хезмәт батырлыкларында язылган", - дип укыйбыз без ветераннар зур бүләк буларак кабул иткән Президентның котлау хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев