Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы Яшьләр парламенты эшләргә өйрәнә

Парламент - көчле яңгырый торган сүз - шулай да ул тере организм һәм аның эше торгынлыктан һәм формализмнан ерак торырга тиеш.

Әлеге сүзләрне район башлыгы муниципаль яшьләр парламентының күптән түгел узган киңәйтелгән утырышында әйтте. Бу көнне утырышлар залына яшь, креатив егетләр һәм кызлар - Балалар район думасы әгъзалары, шулай ук эшче һәм авыл яшьләре составында парламентның үзе катнашты. Утырыш барышында һәм балалар думасының, "Форпост" үзәгенең башкарылган эшләре һәм киләчәктәге бурычлары турында докладлар тыңланды. Нуриев теләсә кайсы иҗтимагый оешма, шул исәптән, яшьләр оешмасы, беренче чиратта аерым эшләргә юнәлтелергә һәм әйтер сүзең булган мөнбәргә әверелергә тиеш.

- Әгәр яшьләр, әйтик, агач үсентеләре утырту эшенә алына һәм аллеяга "Молодежная" дигән яңгыравыклы исем бирә икән, - дип ассызыклады район башлыгы, - димәк эшне дә ахырына кадәр җиткерергә кирәк. - Ягъни яшь үсентеләр үсеп-ныгып китсеннәр өчен су сибү зарур. Шулай итеп, күпмедер дәрәҗәдә алдан күрүчәнлеккә өйрәнергә кирәк. Хәер, Балалар думасының күп кенә идеяләре аңлаешлы һәм, монысының да әһәмияте аз түгел, алар тормышка аша. Мисал өчен, Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итү көнендә яшьләр парад уздырырга тәкъдим иттеләр һәм репитицияләр идеянең нигезсез булмавын күрсәтә.

"Форпост" үзәге эшчәнлеге турында отчетта, сүз уңаеннан, күптән түгел аның җитәкчесе итеп яшь һәм перспективалы Тимур Нигъмәтуллин куелды, җәмәгать урыннарында тәртип сакларга тиеш булган ирекле халык дружинасы турында сүз барды. Бу эштә Урыссу предприятиеләренең эшен әйтеп узмыйча булмый. Әлеге иҗтимагый файдалы хезмәткә аеруча Урыссу ГРЭСында һәм "Электросоединитель" заводында җаваплы якын киләләр. Район башлыгы халык дружинасы егетләрен кул сугышына өйрәтергә тәкъдим итте: алар потенциаль урам хулиганнарны каршылык күрсәтә белергә тиеш. Моннан тыш, махсус форма һәм мөмкин булган очракта, автотранспорт сатып алу мәҗбүри. Ахырда барлык тәкъдимнәр игътибарга алынды. Районның башка предприятиеләренә дә районның әлеге иҗтимагый хәрәкәтенә кушылырга тәкъдим ителде. Әйтик, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты яшьләре вәкиле - яңа гына җәмәгать эшенә керешкән яшь кыз иде.

- Мария, тимербетон төяү белән генә шөгыльләнергә кирәкми, - диде Нуриев ярым шаярып, ярым җитди. - Әле кызыклыгы һәм байлыгы аз булмаган иҗтимагый тормыш та бар.

Дума, палата, парламент... Кыскасы, яшьләр өлкәнәергә, дөрес өлкәнәергә өйрәнә. Башка иҗтимагый формированиеләр, район җитәкчелеге һәм хезмәтләре белән берлектә. Яшьләр бәхәссез хакыйкатьне аңларга тиеш: үзеңне еш кына сыйфаты начар булган этил спирты белән агулау - вакытны куркыныч уздыру, дигән сүз һәм хәтта эшлеклеләр дөньясында да мәсьләләләр кулга бокаллар һәм рюмка аша хәл ителми. Ахырда яңгыраган район башлыгының әлеге сүзләре башка очрашуларга, утырышларга, тулаем яшьләр парламенты эшчәнлегенә тон бирде.

Утырыш эшендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов, район яшьләр парламенты рәисе Илкам Дәүләтов шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев