Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы яшьләре - “Президент белән бергә”

Август ахырында "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте балалар открыткалары эскизларының республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйге республика көненә багышланып, "Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталды.

Җиңүчеләр Татарстан символикасы белән бүләк җыелмалары кабул итеп алды. Шуны исегезгә төшерәбез, барлык Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган "Президент белән бергә" хәрәкәте агымдагы елның апрелендә "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында оештырылды. Аның максаты - президент программаларын һәм инициативаларын хуплау буенча татарстанлыларны берләштерү һәм аерым гамәлләрне тормышка ашыру. Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында эшли. Һәр көнне активистлар 150дән артык төрле чаралар әзерлиләр.

Безнең районда конкурслар эскизында балалар иҗаты үзәге, мәктәп яны һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьлары тәрбияләнүчеләре катнашты. Яшь рәссамнәр республиканың хәзергесен һәм киләчәген күзаллауларын уй-фикерләре һәм төсләре ачык булган рәсемнәрдә чагылдырганнар иде. Барлык эшләр дә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре тарафыннан, республика дәрәҗәсендә булмаса, район дәрәҗәсендә эчтәлекле, яхшы бәягә лаек дип табылган. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте күптән түгел район җитәкчелеге һәм спортчылары катнашында "Энергия" стадионында узган спорт чарасы инициаторы булды. Чара чын спорт бәйрәменә әверелде.

- Яшьлеккә болай да көч, энергия, акыл хас, - диелде бу көнне стадионның импровизацияләнгән сәхнәсеннән. - Яшьләрнең киң колачлы максимализмын да сызып кына ташлап булмый. Ә алдан күрүчәнлек кебек сыйфат яшьләрдә бар дип кабул ителмәгән. Шуны билгеләп үтик, соңгы биш елда әһәмиятле социаль-икътисади юнәлешләр буенча лидерлык позицияләрен ныгыткан республикада "Татарстан-2030" стратегиясе эшләнгән. Татарстанлыларның яшь буыны бурычы - республиканың озак вакытка исәпләнгән проектларында катнашу.

Шуны әйтеп узарга кирәк, "Президент белән бергә" хәрәкәте составына районның өч активисты - Равил Гарипов, Тимур Нигъмәтулин һәм Наталья Анисимова керә. Алар аз. Әлегә. Әмма эшләре күзгә күренеп тора. Әйтик, катнашучыларның һәм җанатарларның җанлы кызыксынуын "Президент белән бергә" хәрәкәте тарафыннан үткәрелгән велоузыш уятты. Хәрәкәт әгъзалары Сабан туенда да "Спортчыл Татарстан" дип аталган үз мәйданчыкларын тәкъдим итте. Хәрәкәт башлангычларының төп мәгънәсе шунда ки, җирлекләрдә теләсә нинди конструктив иниңиатива хакимият тарафыннан ишетелсен һәм социаль проектларның бер өлешенә әверелсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев