Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазыда кечкенә төпчектән зур янгын чыккан

Күзәтчелек эшчәнлеге мәгълүматлары буенча, быел тәмәке тартканда саксыз эш итү сәбәпле чыккан янгыннар үсеше күзәтелә.

Ютазы районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Марат Харисов мәгълүматы буенча, шундый соңгы янгын 17 май көнне Ютазы авылы Мәктәп урамы буенча шәхси йортларның берсендә чыккан. Беркайда да эшләмәүче утыз җиде яшьлек йорт хуҗабикәсе еш кына өендә шешәдәшләре белән бергә спиртлы эчемлекләр куллана. Шундый "мәҗлес"тән соң алар табигать кочагына чыгарга була. Кемнеңдер саксыз ыргыткан тәмәке төпчеге аркасында йорт тамбурында янгын чыга, моның нәтиҗәсендә тамбур үзе һәм өйнең түбәсе яна. Янмыйча калган бүлмәләрне караучылар идәндә күп санлы тәмәке төпчекләренә тап булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев