Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазыда менә дигән егет яши

Ютазыда Рөстәм исемле яшь кеше яши. Кәгазьдән вазалар ясый, кораблар төзи. Аның иҗат җимешләре Казан шәһәрендәге күргәзмәгә дә куелды…

Беренче тапкыр миңа Рөстәм Исхаковны район мәдәният йорты сәхнәсендә күрергә туры килде. Ул рус халык җырын башкарды. Озын, зифа буйлы, мөлаем. Аның тавышы шактый тәэсирле яңгырады. Икенче тапкыр мин аны вахтер тәрәзәсе каршында күрдем. Аның алдында өстәлдә кәгазьдән ясалган әйбер тора иде. Ул кытай оригамисы дип атала икән. «Бүләк иттеләрме?» - дип сорадым мин. «Үзем ясадым», - дигән җавап ишеттем.

Менә шәп: яшь егет эшләргә дә, чараларга катнашырга да, күз камаштыргыч әйберләр ясарга да өлгерә. Аның да яшьтәшләренең шау-шулы компаниясендә сыра чөмереп гомер уздырасы килми микәнни? Килми икән шул. Әйдәгез аның белән җентекләбрәк танышыйк әле.

Без Рөстәм белән Ютазыда, аның өендә диванда сөйләшеп утырабыз. Аерым өстәлгә кәгазьдән матур чәчәкләр куелган төрле формадагы вазалар, җилкәнле көймәләр, аккошлар, төрле җәнлекләр куелган…

- Бу әйберләрнең нигезе - кәгазьдән гадәти өчпочмак, - дип сөйли Рөстәм. - Кәгазь бите алабыз, аңа өчпочмак формасы биреп, берничә өлешкә бөклибез.

Әйе, без балачакта кәгазьне бөкли-бөкли көймәчекләр йөздерә идек. Ә минем әңгәмәдәшем соклангыч әйберләр ясый. Әйтик, ул биниһая зур ваза ясаган, аны төзүгә 1500дән артык өчпочмак киткән. «Ә вазаның үзе кайда соң?», - дип кызыксынам яшь егеттән. «О! Ул күргәзмәләрдә йөртә торгач, тарала башлады һәм яңартуга мохтаҗ», - дип җавап бирде ул. Мин, эшләнмәләргә кәгазь күп китәме, дип кызыксындым.

- Кәгазь бик күп кирәк, өстәвенә, яхшы, сыйфатлы кәгазь. Әмма бу максат өчен мин аны сирәк сатып алам, гадәттә миңа кулланылышта булган кәгазь бирәләр.

Рөстәм мине ни белән җәлеп итте дип уйлыйсыз? Бер ул гына оригами белән шөгыльләнми, бер ул гына җырламый, андый кешеләр аз түгел, дияр кемдер. Моңа җавап итеп шуны әйтә алам - егерме биш яшьлекләр арасында андыйларны табу кыен. Аның яшендә һәркем дә өлешенә төшкән бәхетсезлекләргә, рәхәт тормыш вәсвәсәләренә каршы тора, ихтыяр һәм ныклык күрсәтә алмый. Ә мәкаләбез герое җиңә, төшеп калганнардан булмавын исбатлый!

Берничә ел элек Рөстәм фаҗига белән тәмамланган автомобиль авариясенә эләгә. Умыртка баганасы имгәнә, могҗиза аркасында гына исән кала. Хастаханәдә озак ята. Аякка басуына да өмет булмый. Әмма беренче карашка йомшак күренгән егет «ватылмас чикләвек» булып чыга. Әлбәттә, аның белән һәрвакыт аны яратучы әнкәсе Чулпан ханым, үги әтисе Фәрит була. Якын кешеләреңнең мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы - озакка сузылган сәламәтләнү юлында ышаныч һәм терәк. Ә үз ягыннан ихтыяр көче, оптимизм, тулы канлы кеше булырга омтылу - аягын басарга, җирдә ышанычлы адымнар белән атларга мөмкинлек бирә.

Бервакыт, тернәкләндерү стадияләренең берсендә, Рөстәм шифаханәгә эләгә. Биредә ул кытай оригамисының беренче сабакларын ала да инде. Конструкцияне җыю принцибын үзләштерә, әмма мавыгуның бу төренә аерым кызыксыну күрсәтми. Шифахәнәгә икенче тапкыр килүендә ул вазалар ясарга теләүчеләргә өчпочмаклар бөкләргә булыша. Ул үзе дә шактый катлаулы әйберләр ясый. Өендә ул яңа мавыгуын дәвам итә. Оригами нигезендә ясалган әйберләр яхшырак, төрлерәк, камилрәк була бара. Ул аларны дусларына, танышларына бүләк итә.

Авариядә алынган җәрәхәт ныгып җитмәгән организмга физик хезмәт белән шөгыльләнергә, производствога эшкә урнашырга мөмкинлек бирми. Рөстәм вакытын бушка уздырмый - Октядрьский коммуналь-төзелеш техникумына укырга керә, егеткә әти-әнисе дә булыша. Фаҗигале вакыйгага кадәр ул 124 санлы һөнәри училищеда электрик һөнәрен үзләштерә, предприятиедә беренче хезмәт күнекмәләрен алырга, армиядә хезмәт итәргә өлгерә. Хәзерге вакытта район предприятиеләренең берсендә белгечлеге буенча эшли.

Һәрберебезнеке кебек үк Рөстәмнең дә хыяллары бар. Әмма бу иллюзияләр түгел. Бу тулысынча тормышка ашырып булла торган максатлар. Аллаһы Тәгалә аңа моңлы тавыш биргән, ул киләчәктә аның белән файдаланырга һәм тормышын киләчәктә сәнгатькә багышларга планлаштыра. Оригами белән мавыгуга килгәнәдә… Мавыгулар һәрвакыт безнең белән кала, алар өчен вакыт бүләргә генә кирәк, ә Рөстәм вакытын бушка уздырмый. Шуңа күрә җан тынычлыгы бирә торган шөгыль өчен вакыт таба.

Тасвирларга теләгән портретым килеп чыкты микән? Мин аны «төшергәндә», истә калырлык итәргә тырыштым, штрихлар, портретка оригинал белән охшашлык бирә торган вак детальләр файдаланырга омтылдым. Сүземне тәмамап, әңгәмәдәшемә аның барлык хыялларының тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X