Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылар, сезнең 1 миллион сум күләмендә акчалата премия алырга мөмкинлегегез бар

Массакүләм мәгълүмат чаралары белән узган видеокиңәшмәдә Татарстанда иң матур Яңа ел чыршысына бәйге игълан иттеләр.

Иң матур чыршыны республикабыз шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә, хәтта авыл җирлекләрендә эзлиячәкләр. Бәйге 20 декабрьдән алып 25 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә дүрт номинация буенча катнашырга була. Иң мөһиме фантазияңне эшкә җигеп, тырышлык кына күрсәтергә.

- Безнең республика кешеләренең иҗадилыгын күреп узган ел әлеге бәйгегә нәтиҗәләр чыгарып районнарыбыз буенча йөргәндә мин шаккаттым, диде Татарстанның иҗтимагый палата башлыгы Анатолий Фомин. Жюри рәисләре иҗади бизәлешкә, оригинальлелеккә, яктыртылышка һәм әлеге чыршы янында уза торган чараларга игътибар итәчәк. Ә безгә үз чыршыбызны төшереп, 2015 елның 15 гыйнварыннан да калмыйча аудио, видео һәм фотоматериалларны жюри әгъзаларына юллыйсы гына кала. Бүләкләр дә кызыгырлык бит. Беренче урынга 1 миллион сум күләмендә акчалата премия каралган. Ютазылар, алга!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X