Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар экологик өмәдә 105 кубометр чүп чыгардылар

Районда "Яшел Россия" экологик шимбә өмәсе үтте.

"Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе - Яшел Россия" акциясе кысаларында үткән шимбә өмәсендә районның бөтен мәгариф учреждениеләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре - барлыгы 850 кеше катнашты. Акция чорында 105 кубометр чүп чыгарылды, дип хәбәр итте мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Мәрданов. Шуны билгеләп үтәбез, акция Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатында "ТЕХЭКО" Россия экологик фонды инициативасы һәм Бөтенроссия "Бердәм Россия сәяси партиясе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы ярдәме белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев