Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Буа районында «Сәләт» клубы эшчәнлегендә катнаштылар

7 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Татарстан Республикасы Буа районында сәләтле балалар өчен «Сәләт» клубы эшчәнлеген тәкъдим итү семинары үтте.

Семинар Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Буа районы администрациясе һәм «Сәләт» Фонды тарафыннан оештырылды. Биредә республикабызның 8 районыннан һәм шәһәрләреннән 60 бала катнашты. Алар арасында Ютазы районы Уруссу гимназиясе балалары.да бар иде.

Программада «Сәләт» хәрәкәтен алга җибәрүгә һәм Татарстан Республикасы районнарында «Сәләт» клублары оештырылуга зур игътибар бирелде. Якын киләчәктә Казан, Буа, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Актаныш, Саба районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә «Сәләт» клублары булачак.

«Мондый клублар укучыларга да, укытучыларга да, әти-әниләргә дә, республикабызга да кирәк», - дип белдерде «Сәләт» клубы президенты Айгөл апа Габдрахманова.

Семинарның эчтәлегенә килгәндә, оештыручылар тарафыннан бик күп эш төрләре алынган иде. Башта катнашучыларны «Сәләт» дөньясы белән - принциплар, проектлар, гомумән, «Сәләт» клубы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Аннары инде Анна Фельдман тарафыннан псхологик һәм педагогик тренинглар үткәрелде. Семинарда катнашучылар командада эшләү, шәхси үсеш һәм уңыш формуласы серләренә төшенделәр.

Алдагы көннәрдә Урыссу гимназиясендә дә "Саләт" клубы ачылуына өмет белән яшибез. Алда безне яңа үрләр көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев