Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар “Ел хатын-кызы” булу өчен көрәштеләр

Күптән түгел Азнакай шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика бәйгесенең зона сайлап алу туры узды.

Бүгенге тормышта, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан роле бик зур. Республика тарафыннан үткәрелә торган әлеге бәйге дә нәкъ менә хатын-кызның башкаларга үрнәк була алырлык сыйфатларын ачуга һәм бәяләүгә юнәлдерелгән иде.

- Бәйге агымдагы елда инде унбишенче тапкыр уздырыла. Юбилей хөрмәтенә аның зона ярышлары беренче тапкыр район һәм шәһәрләрдә үтә. Президентыбыз ярдәме белән иҗтимагый оешмалар үткәрә торган иң күптәнге бәйге бу, дип билгеләп узды "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева.

Бәйгенең җиде номинациясендә үз көчләрен үзебезнең ютазылылар да сынап карадылар. "Хатын-кыз - Ана" номинациясендә районыбыз данын Каразирек авылыннан алты бала анасы Рәзимә Кашапова яклады. "Минем язмыш - минем һөнәр" номинациясендә "Электросоединитель" заводыннан Лариса Мөхтәруллина чыгыш ясады. "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова чыгыш тотты. "Өченче буын Герое" номинациясендә районның зур хөрмәткә лаек кешесе Ютазы авылыннан Рәмзия Хәкимова чыгыш ясады. "Ир-егет - олы йөрәкле кеше" номинациясендә "Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары" заводының генераль директоры Илһам Сафин сәхнәгә чыкты. "Ир-егет" - лидер" номинациясендә Урыссу ГРЭСында хезмәт куючы Николай Гребенюк район данын яклады. Ә бәйгенең финал турына "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык" номинациясендә районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре, Музыка мәктәбе укытучысы, "Истоки" ветераннар хоры җитәкчесе Ирина Иванаевская чыкты. Аның чыгышы иң матур дип билгеләп үтелде һәм беренчелекне яулады. Аңа ярдәмгә ветераннар үзләре килгән идеһәм чыгышларын алар Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышладылар. Бу залда утыручы тамашачыны, әлбәттә, битараф калдырмды.

Җиңүчеләр Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казан шәһәрендә бәйгенең финалында катнашачаклар.

Катнашучыларның якты чыгышларын районда яшәүчеләр дә күрә алсын өчен 12 март көнне район мәдәният йортында бәйгенең гала-концерты узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев