Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар грипптан прививка ясатырга ашыкмый

Район медиклары мәгълүматы буенча, ютазылылар грипптан прививка ясатырга ашыкмый.

Гриппка каршы бушлай вакцинация үткәрелүе турында массакүләм мәгълүмат чараларында бирелгән мәгълүматка карамастан, кешеләр прививка ясату кирәклеге турында табибларның киңәшләренә артык колак салмый. Табиб-эпидемиолог Шамил Гатин сүзләре буенча, медиклар инде күптән халыкны кабул итәргә әзер, әмма прививка ясатырга теләүчеләр бик үк күп түгел. Оешмалардан, барысыннан да күбрәк прививка ясатучылар - район хакимиятендә, уку йортлары арасында Урыссу гимназиясе алдан бара. Кызганыч, ди медиклар, укучыларның вакцинация ясатуына аларның әти-әниләре каршы. Әлегә грипп белән чирләүчеләрне табиблар күп дими, әмма, алар мәгълүматы буенча, кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар бар. Көн саен бу кизү белән аларга 11-12 кеше мөрәҗәгать итә.
Сүз уңаенда
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы медикларга халыкка үз эченә "дуңгыз гриппы" штаммын да алган өч компонентлы вакцинация ясарга тәкъдим итә. Урыссу поликлиникасында нәкъ менә шундый вакцина бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев