Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, хәрби әсирләрнең язмышлары турында мәгълүмат җыерга ярдәм итегез

65 ел элек, 1943 елның 23 февралендә, Витебск тирәсендә бүгенге көнгә кадәр әһәмияте бәяләнмәгән вакыйга булды.

Немецлар тарафыннан "Идел-Урал" легионы әсирләреннән төзелгән, составында 500дән артык кеше булган 825 нче батальон 1нче Витебск партизаннар бригадасы отрядларының берсенә күчә. Әлеге звено легионерларның Польшадагы, Франциядәге, Голландиядәге антифашистик Каршы тору көчләре, соңыннан шулай ук Ла-Маш ярындагы союз гаскәрләре ягына массакүләм күчүдә беренче була. Әлеге гамәл, табигый кебек, гаҗәпләнү уятмаган төсле тоела. Әмма ләкин андый күчешләрдә катнашучы, фашистлар белән алышларда һәлак булмаган легионерларны гына НКВД сугыш ахырында репрессияләргә дучар итә. Барлык немец һәм совет трибуналларыннан зыян күргән әлеге легионерлар бүгенге көнгә кадәр үлгәннән соң да реабилитацияләнмәгәннәр. Муса Җәлилдән һәм аның белән бергә подпольеда эшләүче легионерлардан тыш. Аларына да үлгәннән соң җәлилчеләр исеме генә алырга туры килә. Дөрес, узган гасырның соңгы елларында элекке легионерлары арасыннан Француз Каршы торуы ветераннарының берничәсен аклыйлар. Шул ук вакытта, хәтта вермахт архивлары мәгълүматы буенча да, күчүчеләр саны 30 меңнән артып китә.

ТР Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивында табылган материаллар безнең берничә мең якташыбыз, легионерларның беренче мөмкинлек килеп чыкканда ук француз партизаннары ягына күчүләрен раслый. Бу 1943 ел ахырында һәм 1944 елда була. Легионерларны фашистларга каршы көрәштә катнашучыларга тиңләргә вакыт. Шулай ук Идел буе халыклары язмышы өчен аларның гамәлләре әһәмияте турында дөресен әйтү зарур. Шуны танырга вакыт, легионерлар үзләренең намусларын гына түгел, Идел буе халыклары намусын да саклап калды. Шуңа күрә без аларга тапсыз исемнәрен кайтарырга һәм Ватанның лаеклы уллары дип аталу хокукларын кире кайтарырга бурычлы. Дошман белән хезмәттәшлек итеп, үз исемнәренә тап төшермәгән, подполье эшендә, антифашистик Каршы торуда катнашкан легионерларга яки хәрби әсирләргә сәяси реабилитация зарур. "Идел-Урал" легионын реабилитацияләү турында ТР Президенты указы, әлеге формирование тарихын игътибарлырак өйрәнү, безнең республика районнарында һәм аннан читтә әле исән булган легионерларның хатирәләрен җентекләп теркәү мәҗбүри. 1994 елның 20 июлендә ТРның "1941-1945 елларда "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән Татарстан Республикасы гражданнарына ташламалар һәм социаль гарантияләр турында"гы Законы кабул ителде. Аңа ярашлы, Татарстан территориясендә хәрби әсирләр, шул исәптән легионерлар да, сугышта катнашучыларга тиңләштерелде. Реабилитация процессы өчен районыбызның түбәндәге әсирлектә булган кешеләренең язмышын белү мөһим:

1. И: АБДУЛЛИН НУРИС АБДУЛЛОВИЧ: 1919: Ютазинский р-н, с. Абсалямово, у: 17.07.44: Франция, Луар: г.Ле-Пюи, д. 977528, д.: 11

2. БАДАМШИН НУРМИ: 1918: с. Кзыл Яр, моб. Ютазинским РВК, п: 10 : 41, д. 32056

3. БУЛАТОВ МИРЗАГИТ БУЛАТОВИЧ: 1923: Бавл. р-н, д. Абсалямово, моб. Ютазинским РВК, 148 сп,13 А, Германия: в плен: Сталинград: 7.7.42, д. 14724

4. ВАЛИАХМЕТОВ ФАТХУЛЛА: 1907: Бавл. р-н, с. Акбаш, моб. Ютазинским РВК, 852 д,3 А, Германия, Франция: в плен: 13.11.41, д. 28532

5. ГАЙФУЛЛИН ФАТТАХ ЗИМАГУЛЛОВИЧ: 1925: Бавл. р-н, с. Акбаш, моб. Ютазинским РВК: мл. с-т: 121 гв. сп,365 сд: п: 13.10.43: Гомельская обл. Кармянский р-н, д. Костюковка. плен, р-н р. Сож: 10-43: Арх. КГБ 33035, д. 18001, д.: 965

6. ГУБАЙДУЛЛИН ГАБДУЛХАЙ ГУБАЙДУЛЛОВИЧ: 1919: Бавл. р-н, с. Байряка, моб. Ютазинским РВК, 82 ор,51 А; Польша: в плен: Керчь: 05-42, д. 31800

7. ИБРАГИМОВ ШАКИР ШАФИГУЛЛОВИЧ: 1912: Бавл. р-н, д. Яссы-Тугай, моб. Ютазинским РВК, 34 кп,18 п; Германия, Франция: в плен: Малые Луки: 08-41, д. 30189

8. КАЛИМУЛЛИН ФАТЫХ ХАБИБУЛЛОВИЧ: 1916: Ютазинский р-н, с. Каракашлы, моб. Ютазинским РВК, 12.42: Латвия: в плен: Белый Бор: 12.11.41: Арх. КГБ 31167

9. КАСИМОВ ШАЙМИ КАСИМОВИЧ: 1919: д. Яновка, моб. Ютазинским РВК, 474 осб, 350 сд,12 А: п: 17.03.43: Польша, Франция: в плен: Харьковская, Змеевский р-н, с. Соколовка: 3.43: Арх. КГБ 32240, д. 18001, д.: 41

10. ЛАТЫПОВ МУХАМАДУЛЛА САЛИХОВИЧ: 1920: с. Байряка, моб. Ютазинским РВК (Актанышским) РВК: артилл. 146 сд; в плен: Высокая: 08-41, д. 32442

11. МАРДАНОВ МУДАРИС ИБРАГИМОВИЧ: 1920: п. Уруссу, моб. Ютазинским РВК, ВТлег 366: Польша: в плен: Рава-Русская: 06-41, д. 32355

12. 1: МАРДАНШИН ХАРИС ХАРИСОВИЧ: 1916: Бавл. р-н, с. Байряка (Байларово), моб. Ютазинским РВК, п: 02.43: в плен: Старая Русса: 4.9.41: Арх. КГБ 31028.

13. ХАМИТОВ (ХАЛИКОВ) АКРАМ ХАМИТОВИЧ: 1913: Бавл. р-н, с. Каракашлы (Чути), моб. Ютазинским РВК: с-т: 378 ап, Шяуляй: г. Демблин, шталаг 307: в плен: Новогородеевск: 26.11.41, д. 30231, д.: 6255

14. ХАФИЗОВ ЗАКИР САГИДОВИЧ (САГДЫЕВИЧ): 1914: Бавл. р-н, с. Дым-Тамак, моб. Ютазинским РВК, Польша: в плен: Смоленск: 19-4-42, д. 30504

15. ШАКИРЗЯНОВ МИРЗАГИТ ЗАКИРОВИЧ: 1916: Бавл. р-н, п. Уруссу, моб. Ютазинским РВК, 249 сп,16 сд, Чехословакия: в плен: Рига: 11-7-41, д. 31146

16. ШАКИРОВ ГАЛИМ ШАКИРОВИЧ: 1920: Бавл. р-н, с. Байряка, моб. Ютазинским РВК, Германия: в плен: Пирятин: 07-43, д. 32395

17. ШАРИПОВ АСХАТ ХАЗИПОВИ: 1923: Ютазинский р-н, с. Каразирек, моб. Ютазинским РВК: с-т: 745 сп,141 сд; Чехословакия: в плен: Воронежская, Гремячинский р-н, с. Архангельское: 9.42: Арх. КГБ 33153, 31101, д. 818883, д.: 1500

18. ШАРИПОВ ШАКИРЗЯН АМИНОВИЧ: 1903: Альметьевский р-н, с. Сулеево, моб. Ютазинским РВК, 881 сп,158 сд: в плен: Калининская обл.: 19.8.42, д. 28423

19. ЮСУПОВ ЛУТФУЛЛА АШРАПОВИЧ: 1918: п. Старые Уруссы, моб. Дехканабадским РВК Кашкадарьинской обл. Узбекистана, 393 сп, 46 сд; в плен: Орел: 9-41,12.7.44 - бежал из плена в г. Леорус: Арх . КГБ 31430, 8233.

Хәрби әсирләр турында мәгълүматны Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеена алып килү мәҗбүри (электрон адрес gula20141994@mail.ru).

P.S. Мәскәүдә Денис Красильниковның "Война непрощенных" документаль фильмы премьерасы узды. Ул "Идел-Урал" легионы, вермахтка хезмәт итәргә дучар ителгән, әмма фашист режимына каршы актив җимергеч эш алып барган татарлар турында. Фильмда ТР президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов легионнар буенча архивлар ачу өстендә эшләргә вәгъдә бирде. "Безнең өчен яңа "Идел-Урал", анда кемнәр хезмәт итүе турында күп мәгълүмат ачыкланды. Алар турында моңа кадәр сөйләмәделәр, безгә моны күрсәтергә кирәк иде. Зур эш башкарылды... Берсүзсез, архивлар ачылачак, моның өстендә эшләргә кирәк, без шулай ук үз көчебезне куячакбыз. Мондый фильм төшерү - ул зур хезмәт", - дип белдерде Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X