Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар иҗаты: Кабатлана икән язмышлар

Якташыбыз иҗаты

Кабатлана икән язмышлар

Әнкәемнең шомырт кара чәче

Нигәләр соң шулай агарган?

Язмыш сынавына чыдар өчен

Сабырлыклар алган кайлардан?

Гомере буе кылган изгелекләр

Көмеш сипкәннәрме чәченә?

Язмыш газаплары кар сиптеме,

Серләреңне әнкәм, ач миңа.

Әнкәм тыйнак кына елмайды да:

«Еллар ачар, - диде серемне. -

Хәвеф-хәтәрләрдән фәрештәләр

Сакласыннар иде үзеңне».

Еллар үтте, инде әнкәм дә юк,

Җирән чәчләрем дә агарды.

Язмышында төрле хәлләр татып,

Әнкәм, кызың сине аңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев