Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Казандагы авиаһәлакәттә туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша

Ютазылылар Республикабызның башкаласы аэропортында һәлакәткә очраган самолетта һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Авиаһәлакәт Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан кичә У9 363 нче рейсы белән килгән "Боинг 737" пассажир самолеты "Казан" халыкара аэропортында, төшеп утырырга икенче тапкыр әйләнеп килгән чакта, 19.26 сәгатьтә һәлакәткә очраган: очкычларның очу-төшү полосасына килеп төшкән һәм аңа ут капкан. Нәтиҗәдә, "Татарстан" авиакомпания самолетында булган 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере шунда кинәт өзелгән. Һәлак булучылар арасында ТР Президентының улы Ирек Миңнеханов һәм РФ Иминлек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов та бар. Татарстанда матәм көне игълан ителү сәбәпле, барлык күңел ачу чаралары кичектерелде. Шулай итеп, республика мәдәният эшлеклеләре кичә "Казан" Халыкара аэропортында авиаһәлакәттә һәлак булучыларны искә алырга булды.

Тулырак мәгълүмат:http://news.mail.ru/inregions/volgaregion/16/incident/15683275/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев