Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар җәмәгать урыннарында тәмәке тарталармы?

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйган Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң, бер айга якын вакыт узды. Без районда әлеге законның ничек тормышка ашырылуын һәм моңа ютазылыларның мөнәсәбәтен белергә карар иттек.

Шуны искәртәбез, закон буенча тыелган территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту 1 мең сумнан алып 1,5 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Балалар мәйданчыкларында тәмәке тарткан өчен 2 мең сумнан башлап 3 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Балигъ булмаган үсмерне тәмәке тарту процессына җәлеп иткән өчен 1-2 мең сум, ә тыю канунын әти-әниләр яки баланың законлы вәкилләре бозса, аларга 3 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Тәмәке продукциясен һәм тәмәке эшләнмәләрен балигъ булмаганнарга саткан өчен штраф гражданнарга - 5 мең сумга, вазифалы затларга - 50 мең сумга, юридик затларга 150 мең сумга кадәр арткан. Шулай ук тәмәке тарту өчен махсус урыннар бүлү һәм аны җиһазлау турында закончалык таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Вазифалы затлар өчен штраф 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Эш урыннарында һәм эш бүлмәләрендә тәмәке тартуга каршы закончалыкны контрольдә тоту буенча вазифаларны үтәмәү дә җавап тотуга китерәчәк. Вазифалы затлар 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар 60 мең сумнан 90 мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш булачак. Ютазы районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге мәгълүматларына караганда, закон көченә кергәч, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен 6 кеше административ җавапка тартылган, барлык фактлар да район хастаханәсе территориясендә теркәлгән.
Тәмәке тарту буенча ютазылыларның фикерләре төрлечә.
Вячеслав Шепталин, 52 яшь: "Закон белән танышмын һәм аның уңаеннан куаныч белдермим, тәмәке тарткан кеше барыбер тартачак. Үзем дә тәмәкене ташларга җыенмыйм. Штраф салсалар, түләргә туры килер инде".
Исемен әйтергә теләмәгән ир кеше: "Мин тәмәке тартмыйм, ә тартучылар - тартуларын дәвам итсеннәр - тизрәк үләрләр".
Флюра, 70 яшь: "Мин Урыссу урамы буенча биш катлы йортта яшим. Безнең подъездга бөтен яшьләр җыела, тәмәке тарталар, көнбагыш чиртәләр - яшәргә мөмкин түгел. Ике ел элек хәтта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итеп караган идек, әмма бернәрсә дә үзгәрмәде, күршеләр белән низаглашып кына туктадык. Тәртипсезлекләр закон көченә кергәч тә дәвам итә".
Кулына сигарет тоткан исемен әйтергә теләмәгән ир кеше: "Закон турында ишеттем. Тәмәке тартуны ташлау турында уйлаганым бар, әмма әле булдыра алмыйм - эш таба алмаганым өчен борчылам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев