Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар "Ни өчен мин сайлауга барам?" дигән сорауга җавап бирделәр

Шундый сорау белән безнең хәбәрчебез ютазылыларга мөрәҗәгать итте.

Мөхәммәт ШӘЙХЕТДИНОВ, пенсионер, Иске Урыссу авылы: "Ничек инде мин шундый әһәмиятле сәяси чарага бармый кала алам? Яшь чакта да бара идем. Безнең республиканың хәзергесе, аның тотрыклы үсеше куандырмый кала алмый. Мин барлык казанышларыбыз тагын да артсын иде дип телим. Мин тиешле кандидатка өстенлек бирдем инде, 13 сентябрьдә тавыш бирәсе генә калды".

Рәмис Галимов, шәхси ярдәмче хуҗалык иясе, Акбаш авылы: "Сайлауга барам, чөнки туган җирем Татарстанның киләчәгенә мин битараф түгел. Туган төбәктәге иминлекне, шартларны мин барыннан да өстен куям. Минем бүгенге эшчәнлегем - республикадагы социаль программаларның берсенең тормышка ашуы нәтиҗәсе. Мин тавыш бирү хокукына ия һәм мәҗбүри рәвештә моның белән сайлау участогында файдаланачакмын".

Рамил Мостафин, пенсионер, Урыссу бистәсе: "Әле ГРЭСта эшләгән вакытта ук, ә мин электр-механика участогы мастеры булып хезмәт куйдым, актив гражданлык позициясе белән аерылып тора идем. Тормышка бүген дә үз карашым бар. Сайлауга һичшиксез барам. Минем тавышым да әһәмияткә ия булыр дип уйлыйм.

Ильнур ГӘРӘЕВ, Ютазы газ участогы слесаре: "Ни өчен сайлауга бараммы? Республика иминлеге өчен үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле кеше өчен тавыш бирә алуым белән файдаланып калырга. Республиканы һәрвакыт чәчәк атучы, ә аның кешеләрен, үсеп килүче кызымны бәхетле итеп күрәсем килә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев