Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Нәүрүз бәйрәмен күңелле үткәрделәр

Район мәдәният йорты мәйданында мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган Нәүрүз бәйрәмен күңелле бәйрәм иттеләр.

Нәүрүз бәйрәме - астрономик кояш календаре буенча язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга туры килә һәм табигатьнең яңаруын һәм уянуын символлаштыра. Яз шушы бәйрәмнән соң үз хокукларына керешә башлый. Әлеге бәйрәмнән соң, җирбагарлар чәчү эшләренә әзерләнә башлаган. Нәкъ менә шуның өчен Нәүрүз - яңа елны гына түгел, игенчелек, җирбагарлык эшләре башлануны да бәйрәм итү. Бу татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе. Урыссулылар да язгы яңа елны җыр-бию, уеннар һәм сыйлар белән каршы алды. Нәүрүзбикә җыелучыларга җылы көннәр һәм яхшы кәеф теләде. Артистлар һәм бию коллективлары башкаруында музыкаль номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр дә, балалар да биергә чыкты. Алып баручылар җитәкчелегендә бала-чагалар күңелле һәм мавыктыргыч, бүләкле уеннар уйнады. Традиция буенча, бәйрәм ахырында барлык теләүчеләр тәмле боткадан авыз иттеләр. Кәрәкәшле мәдәният йортында да Нәүрүз бәйрәме узган. Ярминкә оештырылган, анда авыл хуҗабикәләре үзләре пешергән камыр ризыкларын саткан, укучылар монтаж күрсәткән, мәдәният хезмәткәрләре барысын да карга боткасы һәм тәбикмәк белән сыйлаган. Халык традицияләренә тугры калып, Урыссу гиназиясендә театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән. Яз бәйрәме биюләр, җырлар, матур теләкләр белән узган. Чара ахырында барысы да традицион, бу көнне әзерләнә торган карга боткасыннан авыз иткән. Язгы каникул көннәрендә балалар иҗаты үзәге дә Нәүрүз бәйрәмен оештырган. Барлык теләүчеләр кызыклы һәм күңелле итеп, уен, җыр-бию карап һәм үзләре дә катнашып, ял иткән.

Сүз уңаеннан. Нәүрүз - төрки халыкларның табигатьнең мәңгелек яңаруын символлаштырган, яраткан бәйрәме. Ул ЮНЕСКО тарафыннан кешелекнең мәдәни мираслары исемлегенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев