Ютазылылар, район газетасына язылыгыз – апрельгә кадәр бәяләр элекке
Агымдагы елның икенче ярты еллыгында вакытлыча матбугатка, шул исәптән район газетасына язылу хаклары артачак.
Гади укучыга икенче ярты еллыкка «Ютазы таңы»на язылу - 540, предприятиеләргә исә 591 сумга төшәчәк. Табигый ки, альтернатив әбунә бәясе дә кыйммәтләнәчәк: теләге булган кешеләр редакциянең үзенә килеп район газетасына 300 сумга языла ала һәм үзләре үк газетаны килеп ала торган була. Ягъни альтернатив әбунә бәясенә почта уңайлыклары - илтеп бирү керми. Ләкин 1 апрельгә кадәр икенче ярты еллыкка район газетасына иске бәядән - 450 сумга язылып калырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев