Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар ришвәт бирмиләрме?

Бөгелмәдә узган ришвәтчелеккә һәм аны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга багышланган семинарда катнашу шундый фикерне ныгытты: бу җәһәттән районда эшләр начар түгел.

Семинар эшендә район газеталарының баш мөхәррирләре, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыкларя ярдәмчеләре һәм башкалар катнашты. Семинар темасы - коррупциягә каршы көрәш максатларында хакимят органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара хезмәттәшлеге - үзе турында ачык сөйли. Барлык төрдәге ришвәтчелек белән бергәләп - хакимият, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм халык берләшеп көрәшергә тиешләр. Яки, теге яки бу хезмәтләр өчен "бүләкләүләр" сорап алу очракларын, әгәр алар булса, хәбәрдарлыкка дучар итү мәҗбүри. Бүген түрәләрнең яки хезмәткәрләрнең бүләкләү бәрабәренә мәсьәләне хәл итүне тизләтү фикеренә этәрүләре хакында дәшмәүләре - әдәпсезлек кенә түгел, җинаятьчелек тә. Һәм матбугат чаралары, телевидение - әлеге сорауны яктыртканда һәркемнең тавышы ишетелә алган мөнбәргә әверелергә тиеш. Нәкъ менә әлеге фикер ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов, ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча ТР Президенты Идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов һәм башкалар чыгышларында төп фикер булып яңгырады. Потенциаль ришвәтчелекне хәбәрдарлеккә дучар итү, ахыр чиктә, бәлкем, бу җәмгыять чирен минимумга җиткерә алыр. Мисал сыйфатында безнең республика коллегаларыбыз үткәргән акцияләр һәм социаль сораштырулар китерелде. Әйтик, Татарстан Республикасы автомобиль хуҗаларында коррупциягә уздырылган, шулай ук муниципаль районнарда иҗтимагый оешмалар катнашында төрле чаралар, ришвәтчелек буенча халык арасында социологик тикшерүләр үткәрелгән. Әйтик, социаль сораштыруга ярашлы, республика һәм аның муниципаль берәмлекләре тормышындагы төп проблемалар сыйфатында Татарстанда яшәүчеләр эшкә урнашуны, начар юлларны һәм түбән хезмәт хакын атаган. Шулай итеп, ришвәтчелекне проблема буларак билгеләмәгән 17 район арасында безнең район да бар. Димәк, безнең район халкы ришвәт бирми? Ничек кенә булмасын, соңгы елда коррупцион вәзгыятькә эләккән Ютазы сораштырылучыларының өлешендәге шкала линиясе нульдән китмәгән. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада яшәгән һәр дүртенче кешегә туганлык яки әшнәлек элемтәләре булган затларны җәлеп итү белән бәйле вазифаи хәле белән файдалану очраклары билгеле. Аксубай, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Ютазы районнары халкына мондый очраклар билгеле түгел. Шул ук вакытта Әлки, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Чистай һәм Ютазы районнарында вазифалы затлардан зарланып мөрәҗәгать итү очраклары арткан. Моннан тыш, формаль булмаган түләү сыйфатында (конфетлар тартмасы, шампан шәрабе шешсе) төрле бүләкләр бирү безнең халык өчен яңалык түгел. Мондый күренешнең асылы нидә? Вазифалы затның илтифатына яки сыйфатлырак эшенә ирешү, шулай түгелме? Шулай булды, бар, әмма киләчәктә булрыга тиеш түгел. Әлеге күнегелгән "чир" җәмгыять өчен куркыныч, чөнки сәламәт булмаган җәмгыять үсешендә артка тәгәри. Ә моңа республика һәм урындагы вәзгыять юл куя алмый. Шуңа күрә ришвәтчелек белән көрәш буенча эшнә активлаштырудан башка берни дә калмый. Газета укычыбыз, бу сезнең һәм безнең эш. Шуны искәртәбез, ТР дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр Порталында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның өстенлекләренең берсе - үтә күренмәлелек һәм ачыклык.

Сүз уңаеннан. Татарстан Республикасы яшәүчеләр хакимиятнең ришвәтчелеккә каршы эшчәнлегенә уңай бәя биргән төбәкләр исемлегенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев