Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар үткәннәрдән баш тартмыйча үсеш алырга тырышалар

Безнең районга республика "Парклар һәм скверлар" республика президент программасын финанслауга 5 млн 527 сум юнәлтеләчәк, 3 млн 200 мең сумы инде бирелгән. Акча алты объектны төзүгә сарыф ителә, алар арасында әһәмиятлеләрнең берсе булып Бәйрәкә авылындагы "Гобәйдия" скверы тора.

Шуны исегезгә төшерәбез, 2015 елда "Парклар һәм скверлар" республика президент программасын финанслауның гомуми күләме ТР бюджетыннан 1 млрд сум тәшкил иткән. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 14 августта Түбән Камада яңартылган парк һәм Габдулла Тукай исемендәге китапханә ачты: уку һәм ял паркы Татарстан Президенты инициативасы белән игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында реконструкцияләнде.

"Гобәйдия" скверына килгәндә, аның гомуми мәйданы 1826 квадрат метр тәшкил итә, 566 квадрат метры - юллар һәм брусчаткалар. Республикада барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк (75е - яңадан төзелгән, 68енә - капиталь ремонт уздырылган). Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, барлык проектлар районда яшәүчеләр катнашында тикшерелде. Яшел үсентеләр 1260 квадрат метрга утыртылачак. Бүгенге көндә биредә җир эшләре уздырылды, участок планировкасы башкарылган, вак таш кайтарыла. Сквер, "Гобәйдия" музее - безнең көннәргә кадәр сакланган шәкертләр мәдрәсәсе бинасы янындагы территориядә ясала. Бина әле узган елда уздырылган реставрациягә кадәр үк үзенең таштан булган, төбәкнең тарихта якты эз калдырырлык вакыйгалары аша билгеле, нык, киң диварлары белән таң калдырган иде. Бәйрәкәлеләр - үзенчәлекле халык, алар үзләре дә сизмәстән ата-бабаларының 200 елдан артык "гомере" булган архитектур һәйкәлләрен саклаган. Әлеге урыннарга килергә планлаштырган Бөек императрица хөрмәтенә төзелгән Екатерина күпере дә бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Әле күптән түгел генә таштан салынган күпердән "авыр артиллерия" - КамАЗлар, тракторлар йөри иде... Район җитәкчелеге, җирле халык моңа чик куйды - күпер ихаталанып алынды, территория төзекләндерелде һәм бүген архитектура һәйкәле булып тора. Үз халкыбыз тарихы чишмә башына әйләнеп кайту турында сөйләгәндә, безгә, мөгаен, бәйрәкәлеләргә тиңләшергә тырышырга кирәктер, алар үткәннәреннән баш тартмыйча үсеш ала. Шуңа күрә, фаразларга нигез бар: "Гобәйдия" скверы гасырлар узгач та гамәлдә булачак.

Урыссу бистәсендә дә актив рәвештә Чкалов исемендәге паркны төзү бара: брусчаткадан юллар 1222 квадрат метрны биләп алачак, балалар уен мәйданчыгына 380 квадрат бүленәчәк. Моннан тыш, биредә сигез эскәмья һәм шулкадәр үк урна кую күздә тотыла, парк үзәген зур, 530 квадрат метрлык чәчәк түтәле бизәячәк, газоннар, каеннар һәм юкәләр белән яшелләндерү мәйданы 1380 квадрат метр тәшкил итәчәк, ә Куйбышев урамы буенча юл буенда "яшел ихата" барлыкка киләчәк. Бу атнада Солнечный микрорайонының Яшьләр паркында эшләр тергезеләчәк. Биредә инде балалар һәм спорт мәйданчыклары гамәлдә: футбол кыры, волейбол-баскетбол мәйданчыгы ясалма үлән белән капланган. Дүрт эскәмья һәм дүрт урна куелачак. Брусчаткадан җәяүлеләр юлы 1355 квадрат метрны алып торачак, яшелләндерү мәйданы 13 673 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Быел 30 каен һәм 15 юкә утырту күздә тотыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә утыртылган паркта (Иске Урыссу авылы ягына таба) инде яшь агачлар шаулый: 2,5 мең үсенте күркәм каенлыкка әвереләчәк. Парк каршында истәлекле язма язылган таш куелган. Ял өчен мәйданчык 420 квадрат метрны алып торачак, автотукталыш 188 квадрат метр булачак. Сәнгать мәктәбе янында Горький исемендәге сквер гамәлдә. Гомуми мәйданы 4769 квадрат метрлык "Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга дан" мемориаль комплексы урнашкан паркны реставрацияләү буенча эшләр алып барыла. Брусчаткадан юллар, 306 метр озынлыктагы яңа ихата - күркәм манзара. Алда торган эшләр арасында - яшелләндерү, чәчәк түтәлләре ясау.

Татарстанның тулаем динамикалы үсеше чорында аның лидерының яшәү мохитыбызны яхшыртуга игътибар юнәлтүен хуплыйсы гына кала. Тәртип булган җирдә уй-гамәлләр дә тәртипкә килә. Ә парклар һәм скверлар - кеше куллары белән тергезелгән матурлык моңа булышлык итә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X