Ютазылылар Тәлгать Усмановка дәвалану өчен 161 921 сум акча җыйдылар
Район мәдәният йортында хәйрия марафоны узды. Барлыгы 161 921 мең сум акча җыелды.
Марафонның төп максаты - Кече Урыссу авылында яшәүче Тәлгать Усмановка ярдәм кулы сузу. Исегезгә төшерәбез, бүген аңа авыр чирдән дәвалану өчен зур суммада акча таләп ителә. Район халкы әлеге изге эштән читтә калмаска тырышып, марафонда эре предприятиеләрдән алып мәктәп укучыларына кадәр катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев