Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, Тәлгатькә бергәләп булышыйк

Аллаһы Тәгалә: "Сынауларны яраткан кешемә бирермен...", - дигән. Сезнең белән таныштырасы райондашыбыз, Кече Урыссу авылында яшәүче Тәлгатькә дә сынауларны өеп-өеп биргән.

Бер яшь тә ике айлык сабый чакта яман чир газиз әнкәсен салкын гүргә кертә. Нарасый аны хәтерләми дә, ләкин үги әни Вәҗмга апа нарасыйга ана назын биреп аякка бастыра. Үсмер егет чагында әтисе Алинур ага якты дөнья белән хушлаша. Армия сафларын исән-сау йөреп кайткан егет, туган авылында шофер булып эшли башлый. Гаилә корып җибәргәч, ике уллары туа. Шул чорда бертуган бердәнбер абыйсы кинәт вафат була. Олы уллары Динарга 14 яшь чагында кинәт авырып китә, газаплы дүрт ел дәвамында баланың язмышы өчен көрәш бара. Әмма... Хаталарны төзәтеп була, үлемне генә җиңеп булмый... Дәрья булып аккан күз яшьләрен тыя алмыйлар.

Үлгән артыннан үлеп булмый, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк. Әмма... Нинди генә авырлыклар килгәндә дә бирешмичә түзеп-түзеп килсә дә, адәм баласының түземлегенә дә чик була икән шул. Йөрәк кыллары килгән кайгылардан бер-бер артлы шартлап өзелеп, тормыш сынавының иң авыры алда көткән икән. 2009 елда карусыз, һәр авылдашның йомышын аяк астына салып таптамый торган Тәлгатьнең аяклары тыңламый башлый, таякка таянып, III төркем инвалидлыкка кала. Аяусыз чир һаман өскә үрмәләп, инде куллар да тыңламый башлый. Бүгенге көндә беренче төркем инвалид, коляскада гына хәрәкәт итә ала. Анда да кеше ярдәменнән башка утыра да, тора да алмый. Адәм баласы дөньяга килгәч, яшәргә омтыла, Тәлгатьнең дә яшәргә теләге көчле. Сау-сәламәт килеш чәчәкле болында каерып печән чабып, КамАЗына утырып, киң басудан икмәк ташыган чакларын сагынып искә ала тырыш ир. "Рассеянный склероз" диагнозы куелган чиргә дәва юк, ди табиблар. Ләкин чирне алга җибәрмичә, дәвалап туктату ысулы бар дип өметләндерәләр. Дәвалау курсы Германиядә узачак. Чит илдәге бәяләрне аңлатып, язып тору кирәкмәс. Аңлаган Кеше аңлар да, Тәлгатькә ярдәм кулы сузар, дип ышанасы килә. Мөмкинлегегездән чыгып, Тәлгатькә ярдәм итик әле, хөрмәтле райондашлар. Тамчыдан күл җыела, диләр бит.

Тәлгатькә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен

"Татфондбанк" банкындагы счет номеры: №40817810325030001522

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев