Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, ТР Президенты наркотикларга каршы айлыкта актив катнашырга чакыра

"Наркотиксыз тормыш!" наркотикларга каршы айлыгы үткәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гражданнарга мөрәҗәгате

Хөрмәтле республика халкы!
Наркомания һәм законсыз наркотиклар әйләнеше цивилизациягә янаучы иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу сорау географик һәм социаль чикләрне белми. Соңгы елларда наркотиклар белән бәйле җинаять төркемнәренең активлыгы артты, наркотикларның яңа төрләре пәйдә булды һәм киң җәелеш тапты. Наркотикларны контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулларын эзләү һәм халык тарафыннан наркоманиягә каршы тору халыкара дәрәҗәдә алып барыла.
Безнең ил шулай ук наркотик чаралар белән файдалануга каршы көрәш максатлы юнәлештә барсын өчен актив чаралар күрә - дәүләтнең наркотикка каршы сәясәте камилләштерелә, күрше һәм чит ил дәүләтләре белән хезмәттәшлек киңәйтелә.
Татарстан Республикасында наркоҗинаятьчелеккә һәм гражданнарны наркотикларга тарту гамәлләренә каршы тору буенча чаралар күрү 90нчы еллар ахырында башланды. Бу чор эчендә наркотикка бәйле кешеләргә медицина һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү өчен кирәкле булган инфраструктура булдырылды, нарковәзгыятьне күзәтү өчен даими маниторинг алып барыла. Белгечләр наркотикларны куллануны кисәтүгә һәм иртә ачыклауга, үсмерләрдә һәм яшьләрдә тормыш кыйммәтләре һәм ориентирлары формалаштыруга, үз тәртибе һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык хисе тәрбияләүгә өстенлекле игътибар бирәләр.
Халыкның наркотикка тартылышы - бүгенге тормышның зур афәте. Аңа каршы ышанычлы көрәш алып бару, наркотик матдәләрне файдалану аркасында туган кайгылы нәтиҗәләрне киметү өчен гражданлык җәмгыятенең бөтен институтлары, властьнең дәүләт һәм муниципаль органнары, иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең бердәм эш итүе таләп ителә.
Мин республиканың һәр кешесен "Наркотиксыз тормыш!" шигаре астында үтүче наркотикларга каршы айлыкта актив катнашырга чакырам, шул рәвешле үсеп килүче буынның имин киләчәгенә үз өлешебезне кертик. Бары тик берләшеп чаралар күргән очракта гына, без наркотикларга бәйле кешенең сәламәтлегенә, аның гаиләсенә, бөтен җәмгыятькә килә торган зыянны киметә һәм чикли ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев