Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, Ураза гаете мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән барыгызны да Ураза гаете белән котлыйм. Мөбарәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарын берләштергән Раббыбызга, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның сәхабәләренә чиксез мактауларыбыз һәм салават-шәрифләребез булса иде.

Рамазан - мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу бәндәләрне тугры юлга юнәлткән, Корьәни Кәрим иңдерелгән чор. Барлык көннәрдән кадерле Кадер кичәсе дә бу айда. Корьәндә болар хакында ачык язылган:

"Рамазан аенда кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Корьән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә шушы айга килеп ирешкәннәр, ураз тотсыннар. Хаста булганнар яки сәфәрдәгеләр тотылмаган көннәре хисабынча башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен Аллаһны олылагыз, бәлки сез шөкер итәрсез? ("Бәкарә (Сыер)" сүрәсе, 185нче аять.)

Рамазан аенда ураза тотуның мөһимлеге турында Пәйгамбәребез (аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре һәм сәламнәре булса иде) хәдисендә болай диелә: "Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар (авыз ачу) шатлыгы һәм Аллалы Тәгалә белән очрашу шатлыгы".

Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан ае дәвамында тәравих намазларында: "Ий, Раббыбыз, Сиңа гына сыенабыз, коллык итәбез, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Барча кардәшләребезне тугры юлга күндер", - дип ялварып, Раббыбызга сыенды һәм илебезгә, якыннарыбызга ямьле бәрәкәтле көннәр теләде.

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Корьәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларына ирешергә язсын. Нәфесебездән өстен калып, яхшы гамәлләр генә кылып, киләсе Рамазан айларын да исән-сау, бердәм булып каршы алырга насыйп итсә иде!

Хөрмәтле райондашларыбыз! Сезне Ураза бәйрәме белән котлыйм һәм җомга көнне 17 июльдә сәгать 8дә узачак бәйрәм намазына чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев