Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларга уйланырга кирәк - дарумы, әллә инде акчамы?

Безнең районда күпләр, дарулардан баш тартып, акчага өстенлек биргән. Әмма бу адымга баручылар картая-картая бик җитди авырулар барлыкка килү куркынычы тууын һәм аларны дәваларга шактый акчалар таләп ителүен башларына да китермиләр.

Шуңа күрә өлкән кешеләргә бер көн белән яшәргә кирәкмәс иде. Бүген зарланырлык түгел, баш сызлаулары белән мин үзем дә көрәшә алам, аннан соң оныкларыма да өлеш чыгарасым килә...

- Мин узган елда дәүләт биргән өстенлекләрдән баш тарттым. Акчалата гына алырга булдым, - дип сөйли район авылларының берсендә гомер кичерүче Әбүзәр Вахитов. - Бәхетсезлек күз йомып ачкан арада килде: сәламәтлегемне чираттагы мәртәбә тикшерткәндә яман шеш барлыгы ачыкланды. Ул иртә стадиядә булу сәбәпле, сихәтләнү мөмкинлеге бар, диделәр. Моның өчен, әлбәттә, дәваланырга кирәк. Ә бу, бактың исә, очсыз тормый икән. Бернинди пенсия акчаң да, балалар ярдәме дә җитәрлек түгел. Дарулар файдасына фикеремне үзгәрткәнемне сизми дә калдым. Һәм башкаларга да акчага алданмаска киңәш итәм - ул керә дә, чыга да. Хөкүмәт биргән өстенлекләр - ул безгә, картларга, иртәгәсе көнгә ышаныч.

Гражданнар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды бүлегенә даруларга өстенлекне яңартып, гариза бирә ала. Дәүләт ярдәменә (федераль өстенлекләргә ия затлар) хокукы булган һәркем дарулар сайлый ала. Бу адымның мөһимлеген көн саен авырулар белән очрашучы республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре дә раслый. Республика табиблары мөрәҗәгатендә, асылда, түбәндәгеләр әйтелгән: "Без көн саен кеше сызлаулары белән очрашабыз. Авыруларга дучар булган кешеләр белән бергә гаиләгә дә бәла-каза килә. Хәзер медицина күпчелек кешеләргә иң югары технологияләрне һәм иң яхшы даруларны файдаланып ярдәм итәргә сәләтле. Әмма тулы кыйммәтле дәвалануга мөмкинлеге була торып та, акча сайлаган һәм үз шансын кулдан ычкындырган кешеләр ифрат кызганыч була. Чөнки дарулар бик кыйммәт тора, аларны юнәтүгә 600 сумнан чак кына артык булган компенсация дә, гаилә бюджеты да җитми.

Әйе, кайвакыт рецептлар язучы табибка эләгер өчен озын чиратлар узарга туры килә. Без бу проблема барлыгын беләбез һәм аны чишү өстендә актив эшлибез. Тик сүз кеше сәламәтлеге, гомере турында барганда, калган сораулар көн кадагыннан төшеп калырга да мөмкин. Компенсация акчасына бары тик очсыз дарулар гына сатып алырга була. Кешеләр акчага өстенлек биреп, үзләрен, андый хаҗәт туа калса, кыйммәтле препаратлар белән дәвалау мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев