Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Яңа елга әзерләнәләр

Урыссу бистәсенең балалар паркына районның төп чыршысы - яшел чибәркәй куелды.

Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлектә - балалар паркын бизәүдә, төсле утлар урнаштыруда һәм балалар өчен төп тауны ясауда район сәнәгать предприятие-ләре катнаша. Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Кондрашов сүзләре буенча, бүгенге көндә эшләр дәвам итә һәм аларда Әпсәләм комбинаты, Электросоединитель, Бетон+, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, химия заводы, Ютазы район эксплуатацион газ хезмәте һәм Теплосервис кебек предприятиеләр катнаша. Балалар паркында "Төзекләндерү" МУП һәм капиталь төзелеш идарәсе "чакыруы" буенча, Кыш бабай һәм Кар кызы басып тора инде. Район мәдәният йорты артындагы "Юлчы" ҖЧҖ китергән кар тавын ясау белән "Дорстрой" ҖЧҖ шөгыльләнә. Гирляндалар элү һәм тоташтыру, шулай ук яктылык бизәлеше буенча мактаулы вазифа - Урыссу ГРЭСында. "Ут пәрдәләре" Электросоединитель, Әпсәләм комбинаты һәм химия заводы тырышлыгы белән эленгән.
Тиздән Яңа ел. Балалар паркындагы һәм район мәгариф учреждениеләре территорияләрендәге урман җәнлекләренең кардан ясалган сыннары әлеге кышкы көннәргә бәйрәм төсмере өсти. Серле Яңа ел төненә һәм мәктәп укучыларының вакытларын күңелле үткәрә торган кышкы каникулларына кадәр санаулы көннәр калды. Ә гамәлдә инде барысы да әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев