Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, үз хисләрегезне чагылдырыгыз

Гражданлык хәлләре актларын теркәү буенча хезмәтләрне популярлаштыру кысаларында Казан шәһәренең ЗАГС Идарәсе яңа өйләнешүчеләр арасында Instagramда "Беренче үбешү/ First Kiss" фотоконкурсы игълан итә.

Конкурста катнашу өчен яңа өйләнешүчеләргә түбәндәгеләр мөһим:

- яңа статуста беренче үбешүнең оригиналь фотосурәтен төшерергә;

- Instagramда #firstkisskazan хэштэгы белән 2015 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр фото урнаштырырга.

Креативның төрле чагылышы хуплана: романтик яки масштаблы, моңсу яки кызык, поп-арт яки классика стилендә. Фото ачык төсләрдә, оригиналь, идеяле һәм якты тойгылар уята торган булырга тиеш. Барлык җиңүчеләр Казан шәһәре ЗАГС Идарәсеннән истәлекле призлар, булачак баланы тантаналы теркәүгә бүләк сертификаты алачак.

Конкурс нәтиҗәләре 2015 елның 5 апреленә кадәр ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев