Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, үз участковыегыз өчен тавыш бирегез

Сентябрь ахырына кадәр ел саен үткәрелә торган "Халык участковые" Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия бәйгесенең район этабы уза.

Россиядә әлеге бәйге полиция хезмәткәрләренә халык ышанычын, хезмәт абруен күтәрү һәм полиция участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере формалаштыру максатында өченче елын үткәрелә. Иң яхшы участковыйны халык Интернетта тавыш биреп сайлый. Мөһим булган һөнәр - полиция хезмәткәрләренең эшен бәяләү юнәлешендә эчке эшләр бүлеге һәм җәмәгатьчелек арасындагы ачык партнерлык хезмәттәшлегенең бу бер дигән үрнәге. Шул сәбәпле, районның рәсми Интернет-сайтының jutaza.tatarstan.ru-хокук саклау органы бүлегендә бәйгедә катнашучылар турында мәгълүмат урнаштырылган. Алар - өлкән участковый полициянең өлкән лейтенанты Илнар Сафин, участок уполномоченныйлары полиция капитаннары Рәфис Гыйззәтуллин, Александр Ерыганов, Илсур Галимов һәм Нурия Насыйрова.
utaza.uchastkovyi@yandex.ru электрон почта адресына хат җибәреп, анда конкурста катнашучының исем-фамилиясен күрсәтеп, участок уполномоченныйлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев