Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылардан социаль инициативалар көтәләр

"БлагоДарение" яшь буынга һәм социаль инициативаларга хәйрия ярдәме фонды район социаль учреждениеләре җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл уздырды.

Фонд директоры Рузилә Шәймәрданова сүзләре буенча, аларга күп социаль характердагы мөрәҗәгатьләр, балалар белән эшләү буенча сораулар килә, шуңа күрә аларның районнарга сәфәрләре максаты булып райондагы социаль проблемалар белән танышу торган. Аерым алганда, фонд директорын аз керемле һәм асоциаль гаиләләр, аеруча инвалид балалар белән эшләү, аларның социумда адаптацияләре кызыксындырды. Шәймәрданова аерым игътибарны шундый балаларның әти-әниләре белән эшләүгә юнәлтте.

- Әгәр әти-әниләр ачык түгел икән, балалар да "йомык", алар үсә алмый. Өлкәннәр инвалид балалары булуга хурланырга тиеш түгелләр. Алар үз балаларының проблемаларыннан хурланмаска, алар турында сөйләргә, аларны тикшерергә тиеш. Сезнең бурыч - җәмгыятьне безнең инвалид балалар, авыр тормыш вазгыятендә калган гаиләләр, сәләтле балалар белән уртак чаралар үткәрүгә әзерләү. Бала үзен сәламәтлеге белән проблемалары булу-булмауга бәйсез рәвештә бәхетле хис итәргә тиеш, - дип аңлатты Шәймәрданова.

Халыкны социаль яклау бүлегенең инвалид балалар белән эше, аның начальнигы Джанна Волкова сүзләре буенча, элек аларга матди ярдәм күрсәтү белән генә чикләнгән, әмма быел, социаль хезмәтләр күрсәтү буенча программа гамәлгә керү белән, башка ярдәм төрләре дә күрсәтелә башлаган. Хәзерге вакытта медиклар тарафыннан инвалид балалар белән дәвалау физкультурасы уздыру соравы карала, сәламәт балалар белән күңел ачу чаралары уздырыла. Социаль яклау бүлегендә "Балалар планетасы" клубы бар, анда балалар белән компетентлы психолог эшли.

Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе Айнур Камалиев торак пунктларда яшел зоналар оештыруга кызыксыну белдерде.

- Парклар һәм скверлар булдыру программасы кешеләрне сәламәт яшәүгә җәлеп итү максатында эшләнгән. Аларны аерым темага бәйләргә була, бу да кешеләрдә аңа кызыксынуны үстерергә ярдәм итәчәк, - дип ул районда программаны тормышка ашыру буенча тәкъдим кертте. Кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен районның баш табибына сәламәтлек саклау министры үрнәгендә Урыссуда гомуми зарядка ясауны оештырырга тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар шөгыльләнсен өчен компьютер бүлмәләре булдыру, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар хәрәкәтен оештыру мөмкинлеген тикшерде. Депутат командасын күп балалы һәм асоциаль гаиләләргә ярдәм итү, сайлап алынган балаларны бала алучы гаиләләргә урнаштыру, аларны психологик тернәкләндерү сораулары, коррекцион мәктәп эшчәнлеге, өлкән яшьтәгеләрнең ялын оештыру, ялгыз карт кешеләргә ярдәм итү мәсьәләләре кызыксындырды.

- Ирек Салихов - зур йөрәкле һәм изге җанлы, башкалар проблемаларына битараф булмаган кеше. Әлеге фонд аның тарафыннан бу эшне структуралаштыру максатында оештырылды. Без барлык күрсәтелгән юнәлешлөрдә эшләргә әзер, шуңа күрә дә безгә районнарда эшләр торышын белү әһәмиятле, - дип алар очрашуга нәтиҗә ясадылар һәм аларның чираттагы килүенә социаль проблемаларны хәл итү буенча программаларыбызны, уй-ниятләребезне әзерләп куярга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев