Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларны кыш кыен хәлдә калдырмас

Күп фатирлы 204 йортның (145 үзәктән җылытылучы һәм 59 шәхси йорт) җылыту сезонына 184е әзер.

Әлеге юнәлештәге эш район башкарма комитеты каршында эшләүче штаб контролендә алып барыла. Әйтик, хәзерге вакытта идарә оешмалары гамәлдә эшермәләр һәм вентильләрне тикшерү, чарлак һәм подъезд тәрәзәләрен пыялалау һәм ремонтлау, торба үткәргечләргә җылылык изоляциясе буенча эшләрне тәмамлаган. Өлешчә торбалар алыштырылган, җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары ремонтланган. Инфраструктура үсеше бүлегендә хәбәр итүләренчә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре буенча, кышка әзерлек йөз процент. Урыссу ГРЭСы көзге кышкы чорда эшкә әзерлек буенча бурычларны тормышка ашыру кысаларында резерв ягулык запасы булдырган. "Уруссу-Водоканал" ҖЧҖ кышкы шартларда эшләргә әзерләнә: 28 августка суүткәргеч-канализацион хуҗалык объектлар әзерлеге 80 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев