Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларның әти-әни түли торган взноска өстәмә компенсация алу мөмкинлеге бар

Республикада, шул исәптән районда мәктәпкәчә яшьтәге баласы бакчага йөргәнгә әти-әни түли торган взноска икенче ярты еллыкка өстәмә компенсация билгеләү буенча чаралар күрү кампаниясе башланды.

Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүче сабый гаиләсендәге айлык керем аның һәр әгъзасына бүлгәндә 20 меңнән артмаган очракта өстәмә компенсация билгеләү турында Хөкүмәт карары үз көченә кергәннән соң, агымдагы елның беренче ярты еллыгында бу уңайлыктан районның 640 кешесе файдаланган.

Әлеге компенсациягә хокукны яңадан теркәү белән бәйле мәшәкатьләрне халыкка җиңеләйтү максатында социаль яклау органнары тарафыннан турыдан-туры балалар бакчаларында "мобиль офислар" оештырыла. Республикада шундый 250 "офис" эшләячәк, белгечләр 1280 учреждениедә әти-әниләрне кабул итәчәк. Бу юнәлештә безнең районда да эш дәвам итә. Июльнең беренче көненнән алып, графикка ярашлы, Урыссу бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 61 ата-анадан документлар кабул ителде, дип хәбәр иттеләр райондагы республика матди ярдәм үзәгенең 44 санлы бүлегеннән. Сүз уңаеннан, компенсацияне рәсмиләштерү өчен нинди документлар таләп ителүен тагын бер кат искә төшереп узабыз: гариза бирүче кеше гаиләсендә эш яшендәге һәркемнең өч айлык кереме турында документлар; бөтен балаларның туу турында таныклыкларының күчермәсе; ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта суд карары; балалар бакчасы белән төзегән килешүнең күчермәсе; түләү квитанциясе күчермәсе; банкта ачылган счет номеры. Әгәр әлеге документлар каралган тәртиптә расланмаса, аларның төп нөсхәләрен алып килү һәм, әлбәттә инде, үзең белән белән паспорт яисә аны алмаштыручы документ булу алшарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев