Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заманча кинозал Яңа ел бүләге булачак

Бүгенге көндә район мәдәният йортында 3D тавыш сыйфаты һәм проекция белән җиһазландырылачак кинозалны ясау тулы көченә бара.

Исегезгә төшерәбез: 2020 елның август аенда район мәдәният йортының биш миллион сум акча отуы билгеле булды. Ил кинематографиясенә социаль һәм икътисадый ярдәм күрсәтү федераль фонды 500 меңнән артык түгел кеше яши торган шәһәрләрдә кинозалларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча игълан иткән чираттагы бәйге җиңүчеләре арасында Ютазы районы мәдәният йорты да бар иде.

- Кинозал өчен җиһазлар сатып алуга 5 миллион сум акча бүлеп бирелде. 45 урынга исәпләнгән залда стеналар урнаштырылды һәм тышланды, капламалар һәм урындыклар урнаштыру өчен идәннәр ясалды. Бу проектны шундый итеп тормышка ашыру мөһим, аның социаль эффекты безнең тамашачылар өчен бәхәссез булырга тиеш. Эксперт берләшмәсе безнең проектка биргән югары бәяне исәпкә алып, без аны лаеклы рәвештә гамәлгә ашырырга бурычлы, - дип хәбәр итте район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов.

Заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә кино карый алу мөмкинлеге бирәчәк кинозал үз ишекләрен Яңа ел алдыннан ачачак.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев