Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәктән ерак, әмма цивилизациядән түгел

Халыкның аз булуына һәм авылның район үзәгеннән ерак урнашуына карамастан, Алма-Ата авылында да, районның башка торак пунктларындагы кебек үк, район җитәкчелеге халык белән очрашты.

Җирлекнең, шул исәптән, авылдагы хәлнең торышы белән алмааталыларны Ютазы авыл җирлеге башлыгы Н. Җәләев таныштырды. Район буенча тулы мәгълүматны район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова тәкъдим итте. Аларның чыгышларыннан алмааталыларның тормышлары (кечкенә чыгармалардан тыш) канәгатьләнерлек булуы аңлашылды. Эчәргә яраклы су белән проблема монда хәтта корылыклы 2010 елның җәендә дә тумаган - җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчесе "Вафауллин" КФХ алмааталыларны су белән тәэмин итү буенча чыгымнарны тулаем үз өстенә алган, шулай ук чишмә бар, быел ул төзекләндерү планына кертелгән. Зур булмаган авылның үз кибете һәм клубы бар. Соң-гысына, сүз уңаенда, янгынга каршы автоматик сигнализация урнаштыруга 73 мең сум акча бүлеп бирелгән. Быел алмааталыларның торакларына югары тизлектәге Интернет һәм цифрлы телевидение кебек заманча техник казанышларын үткәрергә мөмкинлекләре бар. Авыл халкының социаль-көнкүреш шартларын яхшырту буенча башка эшләр дә планлаштырыла.
Әмма тормыш бер урында гына тормый, бер төрле мәсьәләләр хәл ителә, башкалары килеп чыга. Алма-Атада узган ел эчендә бер бала да тумаган. Мондагы халык башлыча өлкән яшьтә һәм үзенең иминлеген арттыру максатында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, дәүләт булышлыгына карамастан, аларның көч-ләреннән килми. Күпчелек торак пунктлардагы кебек үк, алмааталылар авылга маршрут автобусының килү мөмкинлеге белән кызыксындылар. Әлеге мәсьәлә аеруча өлкән яшьтәгеләргә кагыла, чөнки яшь һәм урта буын шәхси автотранспортларыннан файдалана. Хәзерге вакытта автобус рейслары үз чыгымын капламый, ә автотранспортчылар үзләренә зыян салып эшли алмыйлар. Урыссу бистәсендә урнашкан хезмәтләр (шул исәптән, хастаханә лабораторияләре дә), атнаның ике көнендә авыл халкын чиратсыз кабул итүен исәпкә алып, бу көннәрдә район үзәгенә (артык кыйммәткә төшмәсен өчен) акча салышып, такси яллап барырга киңәш ителде. Һәм өлкән кешеләргә махсус транспортта йөрү өчен пенсиягә өстәп түләнә торган "юл акчалары" турында да онытмаска кирәктер. Моннан тыш, авылларның үзләрендә табибларның, район хезмәтләре белгечләренең, җирлек җитәкчелегенең күчмә кабул итүләре оештырыла. Икенче проблеманы торак пункт халкы үзенә үзе тудыра - сүз сукбай этләр турында. Алмааталыларга бу да таныш. Җирлек башлыгы, этләрне бәйдә тоту кирәклеге турында кисәтүләрне күренә торган урыннарга алдан эләргә, шулай да этләр урамда йөргән очракта, аларны юк итәргә сүз бирде. Үз гаепләре буенча этләреннән колак каккан хуҗаларга үзләренә үпкәләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев