Балалар бакчасында бала кыйнауга бәйле хәлгә карата прокуратура тикшерү башлады
Казанның Вахитов районы прокуратурасы Һади Такташ урамында урнашкан бер балалар бакчасында булган гадәттән тыш хәлдән соң тикшерү башлады, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.
Күзәтчелек ведомствосы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тикшерү үткәрә. Нәтиҗәләр буенча балигъ булмаганнар турында закон таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк.
«Татар-информ» Казан полициясенең башкаладагы Һади Такташ урамында урнашкан балалар бакчаларының берсендә тәрбияченең баланы кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерүе турында хәбәр иткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/balalar-bakcasynda-bala-kyinauga-baile-xalga-karata-prokuratura-tikseru-baslady-5857546
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев