Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәтамаклылы Мөслих Шәрипов дан өчен түгел, тормыш өчен тырышканнар

Күптән түгел Бәйрәкәтамактан Мөслих Шәрипов 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, "Гармония" үзәге начальнигы Дания Батырова ветеранга җылы теләкләр юлладылар, аларның беренчесе - сәламәтлек булды. Хәер, мәкаләбез героеның үзенең дә кәефе күтәренке иде. Шулай да ул сынауларны күп кичергән. Шәриповны фронтка чакырмыйлар, әмма ул фабрика-завод укуын уза һәм дүрт ел шахтада эшли. Мөслих Нигъмәт улының гомуми хезмәт стажы - 45 ел, шуның 24 елын ул Ильич исемендәге колхоз комплекслы бригадасы белән җитәкчелек иткән.

- Бәйрәкәтамаклыларны һәрвакыт хезмәт сөючәнлек аерып торды, - ди Шәрипов, замандашларына юкка чыгарылган хуҗалык өчен шелтә белдергән сыман. - Без сугыш чорында да ач булмадык, хәер сорашмадык. Авылыбыздан йөздән артык ир-егет фронтка китте, аларның яртысы әйләнеп кайтмады. Ә колхозны тарттык, икмәкне җыеп алдык. Гарипов, Хәнипов, Хәбибуллин, Насыйбуллин һәм башка бик күпләр авылның хезмәт данын тәшкил итте. Колхоз рәисе Закуан Мортазинны мин үземнең икенче әтием дип саныйм. Таләпчән, тынгысыз зат үз үрнәгендә эшләргә өйрәтте.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Ленин орденнары кавалеры, күп санлы медальләр иясе Мөслих Шәриповның Социалистик Хезмәт Герое исемен алуы да мөмкин булган. Әгәр белеме җиде сыйныф түгел, сигез сыйныф булса. Хәер, ул комбайнчы, тракторчы булып эшләгәндә дә рекордлы күрсәткечләргә күп ирешә. Пенсиягә чыккач та Шәрипов актив тормышын дәвам иткән - Бәйрәкәтамак авылы ветераннар советы рәисе булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев