Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасы халык сорауларына җавап бирде

Газета укучыларыбызны бүгенге көнгә халыктан кергән район җитәкчелеге адресына юнәлтелгән актуаль сораулар һәм аларга тиешле хезмәтләрнең җаваплары белән таныштырабыз.

- Урыссу бистәсенең Чкалов урамы буенча 33 йорт подъездына кайчан косметик ремонт үткәреләчәк?
- Әлеге подъездга ремонтны "Маяк" торак милекчеләре ширкәте 2008 елда уздырды. Агымдагы елда биш күп фатирлы йортны ремонтлауга шактый акча сарыф ителде. Чкалов урамындагы 33 санлы йорт подъездын ремонтлауга быел акча каралмаган - әлеге эш киләсе ел планнарында. Биредә бүген түбәне ремонтлау алып барыла, аны атна ахырында тәмамлау планлаштырыла.
- Пушкин скверын төзекләндерү буенча эшләр турында беләсе килә.
- Урыссу гимназиясе тәрбияләнүчеләре җәйге чорда биредә чүп үләннәрен утадылар, чәчәк түтәлләре казыдылар, чәчәкләр утырттылар һәм аларга су сиптеләр. Әлеге территорияне санитар чистарту буенча даими эш алып барыла. Киләсе елда, язын чәчәкләр утырту һәм эскәмияләр урнаштыру планлаштырыла. Сорау контрольдә тора.
- Район мәдәният йорты алдындагы Владимир Ленинга куелган һәйкәлгә реставрация таләп ителә.
- Әлеге эшне башкару киләсе елга планлаштырыла.
- Күрмәүчеләргә юллар аркылы чыгу авыр. Сукырлар өчен светофорлар һәм юл билгеләре куелачакмы?
- Светофорлар урнаштыру чыгымнар таләп итә, алар өчен әлегә муниципалитетта акча юк. Юл билгеләре исә район электр элемтәсе узелы һәм "Магнит" кибете янында урнаштырылган.
- Район үзәгендә табылдыклар бюросы ачып булмыймы?
- Мондый бюроны район мәдәният бүлеге бинасында ачу планлаштырыла, бу турыда өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев