Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда чүп һәм көнкүреш калдыкларын җыю җиренә җиткерелеп башкарыла

Ютазы районында чүп һәм көнкүреш калдыкларын җыю компаниясе эшли башлаганга бер ел тула.

Агымдагы елның сигез аена эш нәтиҗәләре белән иртәнге дүшәмбе киңәшмәсендә таныштырганда моның турында әлеге компаниянең финанс директоры Эльвира Шәмсетдинова әйтте. Елга нәтиҗә чыгарып, ул районның барлык торак пунктларыннан да чүп-чар вакытында чыгарыла, диде. Бүгенге көндә иң күп килешү төзелгән җирлек булып Каразирек авылы санала, ә иң аз килешүләр Кәрәкәшле авылында төзелгән. Шуны да искәртеп китте директор, эшләгән эшкә түләү дә вакытында килеп ирешсә без тагын да дәртләнебрәк эшләр идек. Бүгенге көндә вакытында түләүче авыл Акбаш булса, иң күп бурыч, шулай ук кәрәкәшлеләрдә. Халык безнең эшне күреп түләүләрне дә вакытында кертеп барсыннар һәм чүп-чарны без килгән вакытта чыгарсыннар иде, дип сүзен йомгаклады, җитәкче.
Киңәшмәдә шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев барлык җыелган җитәкчеләргә бересеннән алып унынчы октябрьгә кадәр өлкәннәр көне декадасы башлануы турында хәбәр итте. Һәр предприятие, бюджет учреждениеләре һәм оешмалары үз өлкәннәрен онытмасын, аларга булган игътибарны тагын да арттырсын иде, дип теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев