Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солнечныйда мәчет төзелә

Узган елның язында Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонында яңа мәчет ташы салынды. Әлеге объект төзелеше озакка төзелмәсме? Әлеге сорауны хәбәрчебез Р. Әхмәдиева Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшинга юллады. Ул менә нәрсә диеп җавап бирде:

- Әлеге Аллаһка гыйбадәт кылу йортын Ураза бәйрәменә ачу планлаштырыла. Шуны искә төшерәм, мәчет урыссулы Илдар Гәрәевның шәхси акчаларына аның атасы Мәхмүт Гәрәев истәлегенә төзелә. Урыны оҗмахта булсын. Әлеге изге эштә катнашучылар - финанс илһамландыручы, төзүчеләр үзләре дә - һичшиксез, җаннарына рухи тынычлык алып, фани дөньяда онытылмас эз калдырачаклар. Монда Солнечный микрорайнында һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр биш вакыт намазны укырга, мөселман бәйрәмнәрен билгеләргә, сәдака бирергә киләчәк. "Фәнис" мәдрәсәсеннән чыгарылучыларның берсе конкурс нигезендә мәчетнең имамы итеп билгеләнәчәк. Шуны билгеләп узарга кирәк, хәзер имин вакыт - сугышлар, ачлык, дин кысрыклаулары юк. Мондый гыйбадәтханәләрнең район халкының рухи һәм әхлакый яктан баюына, ә моннан алып чыккан сафлык җанның үлемсезлегенә, Аллаһка иман китергән кешенең уйларының һәм гамәлләренең пакьлегенә ышанычының ныгуына китерер дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X