Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткән атнада районда низаглар да янгыннар күп булган

Райондагы криминаль вәзгыять нигездә районда яшәүчеләр арасындагы низаглардан торган. Хәер, бу бездә гадәти күренеш инде (19 августтан 25 августка кадәр оператив хәл).

Җиде көн эчендә район хокук саклау органнарына низаглар, сугышулар һәм башка агрессив чагылышлар турында 12 хәбәр кергән.

Еш кына низаглар бу атнада кешеләрнең спиртлы эчемлекләр куллануы сәбәпле чыккан. Ирләре исереклегеннән югарыда күрсәтелгән атнада урыссулы Р. Һәм Байларда яшәүче Г. зарланган. Гауга чыгаручы исерек күршеләренә чара күрүне үтенеп, полициягә урыссулы М. һәм Ф. гариза биргәннәр. Кызмача затлар әйләнә-тирәдәгеләргә генә түгел, үзләренә дә зыян салалар. Кыздыргыч эчемлекләр яратучыларның берсенең Урыссу-Каразирек автоюлында ятуын күргәннәр. Югарыда әйтелгән атнада сугышу фактлары да булган, таныш булмаган затлар балигъ булмаган бер кызга сукканнар.

Урлашуларга килгәндә, безнең районда еш кына кәрәзле телефоннар, авыл хуҗалыгы продукциясе, тимер-томыр урлана. Кайвакыт кешеләр кибетләрдән спиртлы эчемлекләр һәм туклану продуктлары урлый, касса акчасын чәлдерү очраклары да булды. Әмма күрсәтелгән атнада исә Урыссу сәүдә үзәкләренең берсеннән видеокүзәтү камерасын урлау очрагы теркәлгән. Аның явыз ниятлеләргә ни өчен кирәк булуы турында фаразларга гына кала.

Әйтелгән атна янгыннар аркасында тыныч булмаган. Җиде көндә, янгын чыгу сәбәпле, янгын сүндерү частенә өч тапкыр шылтыратканнар. Бер очракта Ютазы авылындагы мунчага ут капкан, башка ике очракта уттан авыл хуҗалыгы объектлары зыян күргән. Юл-транспорт вакыйгалары исә бу атнада бер тапкыр гына теркәлгән, бу гадәттә аврияле булган августның имин тәмамлануына ышаныч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев