Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу урамнары чәчәкләргә күмеләчәк

Быел район үзәгендә күп санлы чәчәк түтәлләре калкып чыгачак. Урыссу бистәсенә күрше Октябрьский каласы ягыннан кергәндә, Әбсәләм юлы чатында узган ял көннәрендә Ютазы районы символикасын сурәтләндереп, барлыкка килгән зур түтәл бүген аллы-гөлле чәчәкләре белән күзләрне иркәли. Күләме буенча бераз җыйнак тагын бер шундый түтәл район үзәгеннән Каразирек ягына чыгып киткәндә,...

Быел район үзәгендә күп санлы чәчәк түтәлләре калкып чыгачак.


Урыссу бистәсенә күрше Октябрьский каласы ягыннан кергәндә, Әбсәләм юлы чатында узган ял көннәрендә Ютазы районы символикасын сурәтләндереп, барлыкка килгән зур түтәл бүген аллы-гөлле чәчәкләре белән күзләрне иркәли. Күләме буенча бераз җыйнак тагын бер шундый түтәл район үзәгеннән Каразирек ягына чыгып киткәндә, Солнечный микрорайоны читендә урнашты. Бу мәйданда дүшәмбе көнне махсус питомник хезмәткәрләре күпьеллык барбарис куагы, савыр (туя) ылыслы үсемлек һәм төрле төсле петунияләрләр утыртты.

Район башкарма комитетының инфраструктура бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге ике түтәлгә 5 мең данә чәчәк утыртылды. Гомумән алганда, быел Урыссу урамнарында урын алачак 15 меңнән артык чәчәк, башка төрле үсемлекләр, сугарып һәм кайгыртып торганда, бистә халкының тормышына тагын да ямь өстәр, дип ышанасы килә.

Шуны әйтергә кирәк, районда төзекләндерү эшләре масштаблы алып барыла. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе хезмәткәрләре бистә урамнарындагы үләннәрне чабалар, үзгә форма биреп, куакларны кыркыйлар. Моннан тыш, алар Урыссу, Әбсәләм, Яссытугай, Иске Урыссу, Каразирек юл буйларын чүп үләннәреннән азат итәләр. Бүгенге көндә бу эштә ике техника мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев