Җәмгыять
Урыссу яшьләре социаль сораштыруда катнаша
Әлмәт дәүләт нефть институты каршындагы уку-фәнни социологик лаборатория район башкарма комитеты белән берлектә Урыссу бистәсе яшьләренең социаль кәефләрен тикшерү уздыра.
Яшьләрне - укучыларны, предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчеләрен, эшсезләрне, гуманитар интеллигенцияне сораштыру кысаларында респондентлар үзләренең социаль-икътисади хәлләре, яшьләр проблемалары, икътисад өлкәсендә негатив күренешләр турында сорауларга җавап алачаклар. Сораштыру нәтиҗәләре бер айдан соң билгеле булачак, дип хәбәр иттеләр лаборатория вәкилләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев