Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юллар яхшыра

Районның торак пунктлары арасындагы юллар - Татарстанда иң яхшылар исәбендә.

Әлеге хакыйкатьне Россия юллары буенча берничә мең чакрым йөргән җитди эш стажлы машина йөртүчеләр җиткерде. 2011 елның октябреннән Ютазы районында юлларны ремонтлау һәм карау белән Руслан Закиров җитәкчелегендә эшләүче "Юлчы" ҖЧҖ шөгыльләнә. Саннар теле белән тасвирлаганда, агымдагы елның төзелеш сезоныннан башлап, предприятие 86 юл билгесе урнаштырган, 7500 квадрат метр өлешләп ремонтлауны башкарган, асфальт-бетонның 20 000 метр тузган катлавын тергезгән. Сүз уңаенда, асфальт-бетонның ярылган урыннарын битум белән каплау өчен, "Юлчы" җайланма сатып алган. Коллективта 55 кеше - үз эшләренең һөнәрманнары хезмәт күрсәтә. Башкарылган эшләр күләме исә зур. Мәсәлән, ясалма тигезсезлекләр (яткан полицейскилар), җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннары урнаштырылган. Ел саен автопавильоннарның һәм юл билгеләренең буявы яңартыла, су үткәргеч торбалар ремонтлана. Район юл хезмәтчәннәре инде бүгеннән үк кышка әзер - кар чистарту өчен әйләндергечләр, чит илдә җитештерелгән йөк төяү транспорты, бозлавыкта тарату өчен җитәрлек күләмдә тоз һәм ком сатып алынган.
Якын киләчәктәге планнарга килсәк, җәмгыять директоры Р. Закиров сүзләре буенча, Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу, Әбсәләм - Александровка, Урыссу - Октябрьский автоюлларын ремонтлау күздә тотыла. Район юл эшчеләре химаячелек эшчәнлегеннән дә читтә калмый. Мәсәлән, Урыссу урамы буенча тротуар салуга "Юлчы" 1 200 000 сум күләмендә акча сарыф иткән, Самара трассасы ягыннан керү урынында 150 мең сумлык стела урнаштырган, Урыссу мәчете территориясендә 300 мең сумга машиналар кую урынын төзегән. Шушы якшәмбедә билгеләп узыла торган Юл хуҗалыгы хезмәткәре көнен ничек каршы алачаклары турындагы сорауга, биредә удар хезмәт белән һәм иң яхшыларны бүләкләп, дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев