Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 октябрьдән балалар пособиеләрен «Мир» картасына алырга мөмкин

«Мир» картасын балалар пособиеләрен картага алырга теләгән ата-аналар рәсмиләштерергә тиеш. Моны теләсә кайсы банкта эшләргә була.

1 октябрьдән балалар пособиеләрен «Мир» картасына алырга мөмкин булачак.

1 октябрьдән «Мир» картасына беренче яки икенче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә түбән керемле гаиләләргә ай саен түләнә торган акчалар килә башлаячак.

Әгәр ул кешенең картасы булмаса, акча банк счетына күчәчәк. Аны кассада яки почта аша алырга мөмкин булачак. «Мир» картасын балалар пособиеләрен картага алырга теләгән ата-аналар рәсмиләштерергә тиеш. Моны теләсә кайсы банкта эшләргә була.

Августта «Российская газета» хәбәр иткәнчә, «Мир» картасына йөклелек, бала табу буенча һәм йөклелекнең башында ук медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызга айлык пособие да килә башлаган. 1 июльдән барлык пенсияләр дә «Мир»га күчерелә.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгеләвенчә, «Мир» картасы бала карау өчен түләнә торган, икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларга (сезнең регионда каралган булса) тиешле пособиеләрне алу өчен кирәк. Шулай ук 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга тиешле түләүләр, 8-17 яшь арасындагы балалары булган тулы булмаган гаиләләргә, Пенсия фонды түләүләрен һәм эшсезлек буенча бирелә торган пособиеләрне дә алу өчен кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X