Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акбаш авылында – Өлкәннәр көне

Акбаш авылы мәдәният йортында узган Өлкәннәр көненә багышланган кичәгә җыелган авылдашларын җирлек башлыгы Илгиз Миңнеханов, башлангыч ветераннар советы җитәкчесе Нәфисә Хөснетдинова сәламләгән һәм изге теләкләрен җиткергән.

Авыл үзешчәннәре зал тутырып килгән өлкәннәргә үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк итте. Кунагыбыз, Акбаш кызы, хәзерге көндә Яссытугай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Мәҗитова авылдашларына матур җырларын бүләк итте. Өлкән буын да читтә калмады - Хәтирә апа Зиннатова, Нәфисә апа Хөснетдинова үзләренең моңлы җырлары, Наил Хөснетдинов татар халык көйләренә тезмәләре белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте. Өлкән буын вәкииләре үзләренең яшь вакытларын искә алып, шул чор җырларын җырлап утырды. Бәйрәм кичәсеннән канәгать калган өлкәннәр үзләренә шундый кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, дип хәбәр иткән Акбаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Резида Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев