Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аллаһ йорты ишекләре һәркемгә ачык

Табигатьтә җәй - бакчаларда, басуларда кызу эш чоры. Барыбыз да рухи шөгыльләрдән тамакка ризык кайгыртуга керешәбез. Ә без берничә ай дәвамында сүзләрне тәҗвид белән дөрес укырга өйрәндек, Ислам дине кагыйдәләрен үзләштердек. Газета укучы: "Кем ул сез?" - дип сорар. Без ул - бистәдә яңа мәчет ачылганнан бирле кыш дәвамында Изге...

Илдар Гәрәев акчаларына төзелеп, агымдагы елның февралендә ачылган мәчет шунда ук мөселманнарны җәлеп итте. Зур булмаган, әмма уңайлы бина динебез тарафдарлары өчен чын мәгънәсендә гыйбадәт йорты булды. Бирегә өлкәннәрнең генә түгел, яшь егетләр һәм кызларның да килүе куандыра. Алар бөтен язмышлар һәм җиһан Аллаһы Тәгалә кулында булуын аңлап, Аңа тиешле хөрмәт күрсәтергә ашыга. Бу һәр аңлы һәм акыллы кешенең бурычы. Белем һәм дини тәрбия алырга омтылган мөслимәләр апрель ахырына кадәр шөгыльләнде. Дәресләрне яңа мәчет имамы, барысы да хөрмәт иткән Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин алып барды. Атнага өч тапкыр без бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләреннән аерылып, бөтенләй башка тормыш белән таныштык. Кеше дин юлына өлкәнәйгәч баса диләр. Өлешчә бу чынлап та дөрес. Әмма, әйдәгез, "картлык" дигән сүзне "йөрәк зирәклеге" дип әйтик. Кеше зирәклек туплаган саен рухи азыкка күбрәк мохтаҗ була бара.

Еш кына дөнья мәшәкатьләреннән, проблемалардан арыган кешегә намазга басарга, Хак Тәгалә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәсең һәм җавапка:

- Комачауламас иде... тик вакыт җитми бит әле, - дигән сүзләрне ишетәсең.

Яки: "Мин моңа өлгереп җитмәдем әле", - диләр.

Бу җаваплар өчен беркемне дә ачуланмыйсың һәм хөкем итмисең, әмма, без никадәр дәрәҗәдә матди кыйммәтләр турында күп уйлыйбыз, дип уйлыйсың. Ә тегендә-монда ташланган җан гына тынгылык-тынычлык тапмый интегә. Юкса җанның тәннән өстенрәк булуы турында медицинада да күп язылды. Без үзебез дә моны тоябыз инде - җан тыныч булганда, авырулар да җиңел кичерелә, күңелсезлекләр дә чыгардан чыгармый. Кеше йөрәгенә "Аллаһ" сүзе язылуын да онытырга ярамый, шуңа күрә гыйбадәт кылырга омтылыш кешенең күңелендә булырга тиеш.

...Бәхетлеләр җомга намазы алдыннан Ильяс хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлый. Алар беркемне дә битараф калдырмый, игелеккә өнди, дөньяга дөрес булмаган карашны үзгәртергә чакыра, үлгәннән соң терелү турында кисәтә. Бу турыда дини генә түгел, фәнни-популяр әдәбиятта да мәгълүмат байтак. Корьән Кәримдә үлгәннән соң кабат терелү турында шул дәрәҗәдә ачык һәм төгәл әйтелә ки, кеше үзенең ниятләре, уй-фикерләре, хис-тойгылары, эш-гамәлләре сыйфаты турында уйлана башлый - барысы өчен дә җавап тотарга кирәк булачак бит. Остазыбыз Ильяс хәзрәт белән безнең әңгәмәләребез - бу Хак Тәгаләнең безгә карата рәхим-шәфкате. Теләсә нинди кызыксындырган сорауны биреп, шәхси проблемаң белән мөрәҗәгать итеп була - Ильяс хәзрәт аңлаешлы итеп, кешене кимсетмичә генә, вәзгыятьнең асылын аңлата, яхшы киңәш бирә.

...Мин үзем белән бер өстәл артында утырган, Корьәнне укыганда һәр авазны дөрес әйтергә тырышкан яки дәресләрдән соң чәй өстәле әзерләп йөргән мөслимәләрне искә алам. Минем замандашларым - төрле һөнәр ияләре - укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хисапчылар... Намаз вакытында рөкугъкә иелгәндә һәм сәҗдәгә киткәндә бу дөньяда үзеңне ялгыз тоймый башлыйсың - чөнки синең яныңда фикердәшләрең. Алар белән, болар мине аңламаслар, дигән уйларны башка китермичә аралашырга була. Аллаһка ышанучылар кешеләрне ничек бар - шулай кабул итә. Алар Хак Тәгаләдән дөньялыкта һәм ахирәттә барысының да иминлеген сорап, синең белән бергә дога кыла. Бу бәхет түгел мени? Биредә хыялланып кына калмыйча, аны чынбарлыкка да әверелдерергә - рухи элемтәләреңне киңәйтергә, яхшы дуслар табарга мөмкин. Моның өчен Барлыкка китерүче яклавына мохтаҗ булган йөрәгең авазын ишетергә һәм гыйлем тупларга ашыгырга һәм Югары затның ярдәменә өмет багларга кирәк...

Бәйрәм чәе өстәле артында безне Ютазы районының имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин уку елы тәмамлану белән котлады. Ул безгә изге теләкләрен җиткерде, мәчет бинасын һәм территориясен тәртипкә китерерү буенча шимбә өмәсендә катнашуыбыз өчен рәхмәт белдерде, көз көне янәдән башланачак дәресләрне калдырмаска чакырды. Ә Ильяс хәзрәтнең быелгы уку елындагы соңгы нәсыйхәтләрен без тын да алмыйча тыңладык. Минем дә якташларыма әйтер сүзем бар: кыйммәтле вакытны бушка уздырмагыз, йөрәгегез чакыруына буйсынып, безгә кушылыгыз!

Әле Рамазан ае бара - бу мөселманнарга карата Аллаһның мәрхәмәте. Ни өченме? Чөнки җаннарыбызны пакълау өчен мөмкинлекләр ачыла, Хак Тәгалә үзенең ризалыгына омтылучы мөселманнарга аеруча рәхим-шәфкатьле. Һәм без дә, Аллаһ хак юлга бастырырга теләгән һәр мөселманны - беренче тапкыр килүче ирләр һәм хатын-кызларны мәчетебез ачык ишекләр белән кабул итәр, дип ышанабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X