Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар иҗаты үзәгендә “Урман уттан курка” конкурсының муниципаль этаплары узды

Балалар иҗаты үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗатының һәм Бөтенроссия балалар социаль рәсеменең "Урман уттан курка" конкурсының муниципаль этаплары узды.

Беренче конкурс янгын һәм башка гадәттән тыш вазгыять шартларында үзеңне дөрес тотыш күнекмәләрен формалаштыру һәм аларны ныгыту, тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өлкәсендә эшне камилләштерү сораулары буенча ведомствоара элемтәнең нәтиҗәле системасын булдыру, гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү һәм формалаштыру, янгынга каршы пропаганданы тормышка ашыру һәм Яшь янгынчылар дружиналарына укучылар җәлеп итү максатларында үткәрелде. Ютазы мәктәбе укучылары 7 яшьлек Айнур Низамиевның "Янгын сүндерүче эше", 7 яшьлек Йолдыз Шәйгарданованың "Көнкүрештә янгын", 8 яшьлек Самирә Рәхимованың "Урманда янгын", 9 яшьлек Искәндәр Шәмсуллинның "Шырпыга тимә, анда - ут", 10 яшьлек Урыссу гиназиясе укучысы Аделина Мөдәррисованың "Шырпы белән уйнама!", Урыссудагы 2 санлы мәктәп укучысы 8 яшьлек Лия Гыйльфанованың "Шырпы - балалар өчен уенчык түгел" һәм Иске Урыссу мәктәбеннән 12 яшьлек Илфат Гариповның "Көнкүрештә янгын" эшләре Казанга конкурсның республика этабында катнашуга җибәрелде.

"Урман уттан курка" конкурсында унбиш укучы катнашты. Әлеге конкурс урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибар юнәлтү, урман янгыннары зарары һәм анда төп янгын чыганаклары турында күзаллау булдыру, балаларда урманга карата яшәү урыны буларак сакчыл караш тәрбияләү, аларда иҗади хыялны, кызыксынучанлыкны, тирә-як дөньяны танып белүгә омтылышны үстерүне максат итеп куйды. Эшләр төрле техникада әти-әниләрнең һәм укытучыларның минималь ярдәме белән башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев