Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланлы авылы халкы балан куакларын онытмый...

Кайчандыр Ташкичү авыл Советына караган, әмма илдә барган кече торак пунктларны эреләндерү сәясәте шаукымы астында күрше-тирә авылларга күчеп утырган Баланлы авылы халкы очрашуга бик тә сусаган иде.

Табигать-ана программага үз төзәтмәләрен кертү сәбәпле, буыннар очрашуы Баланлы авылы нигезендә була алмый калса да, халыкның бу очрашудан алган шатлыгы күкрәгенә сыймады. Юкка гына бер күрешү - үзе бер гомер, димиләр.

Кече Урыссу авылы мәдәният йорты янына агылган машиналарның чуты-хисабы булмады. Салон эченнән чыккан һәркемнең кулында җан җылысын салып пешергән, төшергән тәм-томы булса, алар беренче мизгелләрдән үк күзләре белән газиз авылдашларын, кадерле сыйныфташларын, якын танышларын эзләде. Җылы итеп күрешүләр, сагышларын басарга теләгәндәй кат-кат кочаклашулар, күзләрне каплап алган шатлык яшьләре - хисләр дәрьясы...

- Я, Ходаем, классташ, сине күрер көннәр дә бар икән... Әллә гел кайтканыгыз юк инде, кайчан соңгы тапкыр күрешкәнне дә хәтерләмим, 42 ел гомер узган икән бит... Кайткалыйбыз, без бит хәзер Казанда яшибез... Олыгаеп киткәнсең... Син Ленар?.. Юк, мин Айдар... Бер Атлас үзгәрмәгән, чәчләре дә агармаган... Хатыннан уңган, саклап яши... Илһам, Илһам?.. Юк, танымады ул сине... Күрешмәгәнгә ун еллаптыр инде, терәлеп торган күрше малайлар без... - өр-яңадан танышкан авылдашлар сөйләшеп, шаярып туя алмады.

Тамырлары белән Баланлы авылына бәйләнгән халыкны мәдәният йортының тамаша залы көч-хәл белән сыйдырды. Күпләр зар-интизар булып көткән очрашуны оештыруның бөтен мәшәкатен үз өсләренә алган Тәкъсин Хәнипов белән Рәисә Шәйхуллина-Хөсәенова мул табын артына авылдашларын Баланлы авылы урамнарында нигезләр урнашкан тәртиптә утырта башлаудан ук хатирәләр өере күңелләрне балачак, яшьлек елларына алып кайтты. Авыл уртасыннан аккан елганың икенче ярында яшәгән беренче мәхәббәтне очраткан чал чәчле күңелләр баштагы мәлне югалып, кыенсынып калса да, бер гаиләдәй җыелган якташларның җылысы, ягымлы карашлары, җаннарны эретердәй назлы сүзләре моннан еракта калган истәлекләрне яңарттырмый кала алмады.

Чишмәгә суга гына төшә идек дип, очрашуны алып барган Илсөяр Валееваның чая сорауларыннан качарга тырышкан Мәдинә апа, егетләр белән очрашуын яшерергә омтылса да, яшьлек - яшьлек инде, истәлеккә кулъяулык чиккәнен чишеп салды. Нәсим ага да көлә-көлә кызлар янына йөргән чакларын искә төшерде:

- Кызлар янына бармыйча, кая барасың инде? Иң чибәре кайсысы иде дисеңме? Әйтмим, я калганнарының хәтере калыр...

Матур музыкага ияреп табын буйлап "тәгәрәп" киткән кызыл алма туктаган саен баланлыларның хәтер сандыгын барлаттырды. Шакировлар буыны вәкилләре - тимерче Галимҗан балалары да Баланлы авылында алты бөртек кыздан торган гармунлы, шау-шулы яшьлек елларын елмаеп искә алдылар. Мәкмүн ага Гариповның уртанчы кызы, Баланлы авылыннан күчкәндә биш яшьлек бала булса да, йорт өстерәткән трактор артыннан йөгереп, Кече Урыссу авылына кадәр барып җитүләрен - икенче туган авылларына шул рәвешле кылынган сәяхәтләрен бүгенгедәй хәтерли булып чыкты.

Баланлы авылыннан күченгәндә өченче сыйныф укучысы гына булган Рәшит Сәетов та туган авылын, аның матурлыгын, җиләк-җимешкә бай урманнарын, ике буасын, саф сулы чишмәсен еллар узып та оныта алмый.

- Авылның үзенә күрә бөтен каралты-курасы - тегермәне, мәктәбе, клубы бар иде. Бүген бу очрашу бөтен хатирәләрне яңартты, - дип оештыручыларга рәхмәтен белдергәндә, бакыйлыкка күчкән авылдашларын барлаганда, аның тавышында дулкынлану сизелде.

Сәетовлар династиясеннән өлкәне - Рим ага да замандашы Әнисә белән бергә узган матур яшьлек елларны, бергәләп сәхнәләштергән спектакльләрне искә төшерми кала алмады. Җыр-моңга бик тә сәләтле булган Әнисә, бактың исә, бер дә төшеп калганнардан булмаган - үзе чибәр, үзе җырчы, үзе артист, үзе депутат...

1927-1928 елларда, илдә барган сәяси вакыйгалар аркасында үз биләмәләрен калдырып китәргә мәҗбүр булган Арыслан исемле бай җирләренә Бәйрәкә авылыннан килеп утырган кешеләр оештырган, тирә-ягында бик күп балан куаклары булу сәбәпле, Баланлы дип исемләнгән авыл бик күп талантлы, эшчән кешеләргә гомер биргән. Әлеге очрашуга музыкаль сәлам әзерләп килгән оныклар, оныкчыклар (исемнәрен, ялгышудан куркып атамыйм) чыгышы зур бер концертка әверелде.

Әлбәттә, очрашу истәлеге итеп бүләкләр тапшыру мизгелләре дә булды. Баланлы авылының иң өлкән яшьтәге кешеләре - 90 яшьлек Маһинур апа Шәфигуллина, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсгуть ага Сәетов, буыннары Баланлыга барып тоташкан - Флюра һәм Мәкмүн Гариповларның, Мәдинә Сәетованың әле күптән түгел генә дөньяга аваз салган туруннары Әмир белән Ралина бүләкләр кабул итеп алды. Авылдашлар очрашуын күмәк биюләр, уеннар, ярышлар дәвам итте.

Баланлылар бу көнне тагын бер изге миссияне үтәде - туган җирләрен тарих битләреннән югалтмау хакына кайчандыр Баланлы авылы яшәгән урынга истәлек ташы урнаштырдылар. Авылдашлар биредә авыл булганын хәбәр итеп торучы бердәнбер объект - зиратны да кышка кадәр төзекләндерү, чистарту, изге йортта тәртип урнаштыру турында сүз куештылар. Кече Урыссу авылы имам-хатибы Камил ага Абдуллин да үз вәгазендә әлеге күркәм очрашуның әрвахлар рухына дога булып барып ирешүен теләде: "Мөселман алдында ике тәкъдир тора - беренчесе аның туган җир белән бәйле. Безнең кендек каныбыз тамган туфракны онытырга хакыбыз юк. Икенчесе аның әти-әни алдында түләп бетергесез бурычыбыз. Әти-әнине сайлап алып булмый. Аларны ничек бар, шулай яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Исән чакта аларның хәер-фатихасын алырлык итеп яшик. Ә инде бакыйлыкка күчкәч, газиз кешеләребезне үзебезнең хәер-догабыздан калдырмыйк!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев