Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тәмәке тартучы балаларны ачыклады

Узган атна азагында бәлигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта 5 эш каралды. Шуларның өчесе узган елда кабул ителгән иҗтимагый урыннарда тәмәке тарту тыелу турындагы законга бәйле. 18 яшьләре тулмау бер сәбәп булса, тиешле урында тәмәке көйрәткән өчен өч яшүсмергә 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Ә аларның ата-аналарына беренче кабатка кисәтү генә ясалды. Районыбызның бер авылыннан булган ханым А. карата да кисәтү ясалды. Дүрт баласы була торып өендә тәртипсезлек хөкем сөрә, үзе һәрдаим балаларны әбиләренә калдырып чыгып китә. Әлеге ханымга өйне бер ай эчендә тәртипкә китерергә һәм зур малае белән тәрбия сәгатьләре уздырырга кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев