Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссиянең утырышы узды

Балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары каршына баскан 15 яшьлек кыз, "ничек укыйсың?" дигән сорауга нәкъ менә шулай дип җавап бирде.

Әле кайчан гына бу комиссия утырышында кече яшьтәге балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән, башын эчүгә салган, кыскасы амораль яшәү рәвеше алып барган ананы "акылга килергә" чакыргып, тикшергән булсалар һәм, әйтергә кирәк, бер тапкыр гына түгел, комиссиянең февраль ахырында узган утырышына аның балигълык яшенә җитмәгән кызы чакыртылды. Подгорный мәктәбе педагоглары сүзләренә караганда, кыз даими рәвештә уку калдыра, алда дәүләт йомгаклау аттестациясе көтүгә карамастан, консультацияләргә битарафлык күрсәтә, сүгенә. Аны Урыссуда гына түгел, хәтта күрше шәһәрләрнең берсендә урнашкан төнге клубларда да очратырга мөмкин икән. Чыннан да, әлеге балага карап, аңа 15 яшь бирерлек түгел. Ул үзенең табигый яшеннән күпкә зуррак күренә. Кычкырып торучы макияж, тузган чәч һәм йөзендәге сарказмлы көлү эзләре. Соңгысы аеруча кызганыч. Тиздән тугыз сыйныфны бетерүче кыз әле дә булса нинди һөнәр сайлаячагы турында уйламый. Чөнки аның башында җилләр уйный. Комиссия әгъзалары алма агачыннан ерак төшми дигән фикерне алга куеп, 15 яшьлек А.ны тулы контрольгә алырга һәм майга кадәр тагын бер кыек адым ясый икән, махсус мәктәпкә урнаштырырга дигән карарга килделәр.

Утырыш ни кызганыч, персонажларга бай булмады. Чакыру алган эчкече аналар, айнып җитмәгәннәрдерме, әллә оят булгангамы, ә бәлкем төкереп бирәләрдер, ничек кенә булмасын, утырышка килмәделәр.

Бу көнне Татарстанда гамәлдә булучы "коммендант сәгатен" бозган 1997 елгы үсмер эше тикшерелде. Утырышка малайның әтисе килде. Әлбәттә, аның балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспектор төзегән беркетмә белән килешәсе килмәде, улының 19 гыйнвар кичен өйдә уздыруы турында дәлилләр дә китерергә тырышты. Әмма полиция хезмәткәре төзегән документка гаилә башлыгының хатыны да, улы да үз имзаларын салганнар, ә бу үз чиратында гаепне тану дигән сүз. Шуңа күрә киләчәктә мондый күңелсезлекләр тумасын өчен үз хокукларыңны белү һәм, кул куйганчы, тагын бер кат уйлау мөһим. Ә аннан да яхшырагы - закон белән низагка кермәү һәм 18 яше тулмаган балаларга күз-колак булу. Комиссиянең шушы тәкъдимнәрне истә тотса, бик тиз "олгаерга" тырышкан малайның әтисенә, бәлкем, башкача штраф түләргә туры килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев