Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байлар авылыннан Фәүзия апа Гарипованы Өлкәннәр көнендә өч ел инде хөрмәтләүче юк

Инде ничә еллар дәвамында Өлкәннәр көне билгеләп узыла, бу тормышыбызның алга китүенә бер мисал, дип хәбәр итте безгә Байлар авылыннан даими хәбәрчебез Фәүзия апа Гарипова.

Быел да Байлар авылы клубында бәйрәмне зурлап уздырдылар. Клубка җитәкче булып Айгөл Фәррахова килгәч, ремонт уздырылган, бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Ул көнне, нур өстенә нур дигәндәй, кояш та җылысын юмарт сипте, укучылар көче белән бик тырышып концерт әзерләнгән иде. Сый-нигъмәтләре мулдан әзерләнгән өстәл кәефләрне тагын да күтәреп җибәрде. Үткәннәрне искә алып, озак гәпләшкәннән соң, рухи азык туплап, рәхмәтләребезне җиткереп, таралыштык.

"Игенче" хуҗалыгы таралды", дип лаф орсалар да, аннан да азык-төлек пакеты килде. Иптәшем Сәгыйть, менә колхоз рәисе үзе бирде дип, азык-төлек пакеты белән килеп керде. Әйе, бүгенге көндә кешеләргә, аеруча өлкәннәргә рухи азык кирәк шул. Әмма...

Гәҗитләрдә теге яки бу оешмаларда өлкәннәрне зурлап-хөрмәтләп искә алдылар, дип язалар. Шуларны укып, мин куанам. Үзем исә, пенсиягә чыккач, алты ел иминиятләү системасында эшләдем. Чөнки коллективым дус, тату, бердәм булганлыктан, аерыласым килмәгәндер. Менә өченче ел инде, әллә эшләгәнмен, әллә юк... Декада чорында хөрмәтләүчеләр булмады.

Бәндәләргә кирәк һәрчак

Рухи дигән бер азык.

Тормышыбыз мул, шөкер,

Тик кылма, бәндәм, язык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев